Төп менюны ачу

КыргызларКыргызстанда яшәүче төрки халык. Шулай ук Кытайда, Русиядә, Үзәк Азия илләрендә тора.

Кыргызлар
Үз аталышы: кыргыз
Гомуми саны: 5 млн.кеше
Таралышы: Кыргызстан
Тел: Кыргыз теле
Дин: Ислам
Якын халык: башка Төрки халыклар

Кыргыз теле төрки телләрнең таулы-алтай кыргыз-кыпчак төркеменә керә.

ТарихҮзгәртү

Кыргыз атамасы VI гасырдан Янәсәй елгасы төбәгендә билгеле инде. Борынгы заманда (9 гасыр) Янәсәй кыргызлары уйгырларга каршы сугышкан.

Монгол империясе барлыкка килгәннән соң, кыргызлар бер өлеше империя белән йотылган, икенче өлеше бүгенге Кыргызстан җиренә күчкән.

ДНК генеалогиясеҮзгәртү

Y-ДНК тикшеренүләре буенча кыргызлар һаплотөркемнәре:

  • R1a - 55.3%,
  • С3 - 25.5%,
  • O - 8.5%,
  • N1 - 4.2%,
  • R1b - 4.2%,
  • J2 - 2.1%.[1]

ИскәрмәләрҮзгәртү