Каюм Мифтахов (1892-1948) – фольклорчы-галим, «Манас» кыргыз халык эпосын язып алучы һәм өйрәнүче.

Каюм Мифтахов
Туган телдә исем Каюм Гайнан улы Мифтахов
Туган 28 июнь 1892(1892-06-28)
Златоуст өязе
Үлгән 5 октябрь 1948(1948-10-05) (56 яшь)
Фрунзе
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре рәссам
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Каюм Гайнан улы Мифтахов Златоуст өязендәге Нәсибаш исемле татар авылында дөньяга килә. Лаклы мәктәбендә укый.

14 яшьтә Троицк шәһәренә барып чыга, «Рәсулия» мәдрәсәсендә укый. Биш сыйныфны тәмамламастан, Ибрай атлы казакъ баена көтү көтәргә яллана, байның балаларын укыта. Тегесе рәхмәт йөзеннән аңа Галия мәдрәсәсенә урнашырга ярдәм итә.

Укыун тәмамлап, яңадан казакълар арасына китеп, балалар укыта.

Даладагы 1916 ел чуалышлардан соң Кытайның көнбатышына китә. Кыргызлар, уйгырлар, казакълар, монголлар арасында фольклор җыя. 1921 елны Кыргызстанга килеп чыга. Мәктәпләр буенча РОНО инспекторы, кышлакта мәктәп директоры булып эшли. 1926 елга кадәр юкка чыга барган «Манас» кыргыз халык эпосын җыеп, системага туплаган.

Күренекле тюркологлар (В. Бартольд, С.Е. Малов) белән язышкан.

Бөек Ватан сугышы башлангач, үз теләге белән гаскәргә языла. 1944 елда яраланып, өенә җибәрелә. Гаиләсе белән Чиләбе өлкәсенең Усть-Катав (Катаубаш) шәһәрендә яши. Бер ел узып Кыргызстанга чыгып китә.

1948 елда вафат була, кабере Бишкәкнең Ала-Арча зиратында.

Мирасы

үзгәртү

Исән вакытта К. Мифтаховның хезмәте тиешенчә бәяләнми, Кыргызстанда яшәп, үз әсәрләрен нәшер итә алмый. Манасчы-картлардан язып алган текстлар «Манас» китап итеп чыгарылганда «яңартылган» һәм «тулыландырылган» кәгазьләр белән алыштырыла. Каюм Мифтахов калдырган һәм күбесенчә дөнья күрмәгән кулъязмалар 788 басма табак тәшкил итә. Бүген алар Кыргызстан фәннәр академиясенең кыргыз әдәбият һәм теле институты фондында саклана.

Моны да карагыз

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү