Гаяз Исхакый

Татар язучысы, шагыйрь, Идел-Урал һәм Төркия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Гаяз Исхакый
Гаяз Исхакый.jpeg
Туган 23 февраль 1878(1878-02-23)
Яуширмә, Казан губернасы, Русия империясе
Үлгән 22 июль 1954(1954-07-22) (76 яшь)
Истанбул, Төркия
Күмү урыны Әдирнәкапы зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе
Flag of Turkey.svg Төркия
Һөнәре шагыйрь, драматург, журналист, сәясәтче
Җефет Мәрьям Фәтхетдин кызы
Балалар кызы Сәгадәт
Ата-ана
  • Гыйләҗетдин (әти)
  • Камәрия (әни)
Сайт http://isxaki.com

Гаяз Исхакый (عیاض اسحاقی, Төркиядә: M. Ayaz İshaki İdilli) – XX гасырның беренче яртысында татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты итеп куйган милләт улларының иң күренеклесе[1].

Тормыш юлыҮзгәртү

Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында туа. Гаяз башта әбисе Мәхфусә остазбикә ярдәмендә язу танырга өйрәнә, авыл мәдрәсәсенә йөри. Унике яшендә аны Чистайдагы мәдрәсәгә бирәләр. Ләкин укыту тиешле булмаганга, өч елдан Гаяз Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә килә. Аны биредә күренекле мәгърифәтче Һади Максуди укыта. 1897 елда, мәдрәсәне тәмамлагач, аны Әмирхановлар мәдрәсәсенә хәлфә итеп чакыралар, ә Һ.Максуди монда мөдәррис булып күчә.

1898 елда Г.Исхакый Казан Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә, аны 1902 елда тәмамлый. Бер үк вакытта Яңа Бистәдәге мөгаллимлек эшен дә дәвам иттерә. Татар укытучылар мәктәбе укучыларына балаларны рус мәдәнияты рухында тәрбияләргә, ягъни аларны руслаштырырга өйрәтә торган була. әмма Г.Исхакый милләтенә тугъры булып кала, ул 1902 елда Ырынбурдагы "Хөсәения" мәдрәсәсендә эшли башлый. Г.Исхакый университетка керү теләге белән Казанга кайта, ләкин, ата-анасының сүзен тыңлап, туган авылында мулла булып хезмәт итәргә керешә.

1904нче елда ул тагын Казанга килә, иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрдә катнаша башлый, "Таң йолдызы" гәҗитен оештыра (Ул 1906 елның 18 маеннан 17 ноябренә кадәр чыга. Унынчы саныннан Сәгыйть Рәмиев мөхәррире була). 30 октябрьдә Исхакыйны кулга алалар, ләкин берничә көннән чыгаралар. 23 декабрьдә исә тагын төрмәгә (бу юлы Чистайныкына) ябалар. 1907 елның 18 февралендә азат итәләр. Шул елның октябрь аенда аны яңадан кулга алалар, Архангельск губернасының Пинега шәһәренә сөргенгә җибәрәләр. Ләкин ул монда озак тормый, качып китә. 1908 елның июлендә Санкт-Петербургга килеп чыга, аннан Төркиягә китә. 1909 елның көзендә яшертен генә Санкт-Петербургга килә. Кышны башкалада, ә җәйне Финляндиядә үткәреп, көз көне яңадан Төркиягә килә. 1911 елда ялган паспорт белән Санкт-Петербургга кайта, ләкин аны тоталар һәм Архангельск губернасының Мезень шәһәренә җибәрәләр.

 
Гаяз Исхакый кабере. Әдирнәкапы, Төркия

1913 елның 4 апрелендә азат итәләр, ләкин Казанга кайтырга рөхсәт булмый. Шулай да әдип Казанга, аннары туган авылына кайтып китә. 1913 елның 22 октябреннән Санкт-Петербургда "Ил" гәҗитен чыгара башлый. Гәҗит 1915 елда ябыла. Ләкин 1917 елда, беренче мөмкинчелек килеп чыгу белән, Г.Исхакый аны яңадан чыгара башлый. Апрель аенда Мәскәү мөселман халкы комитеты рәисе итеп сайлана. Октябрьдә инкыйлаб булу милли мәсьәләне хәл итүне кыенлаштыра. Г.Исхакый 1919 елда чит илгә китәргә мәҗбүр була. Башта Кытайда, аннары Франциядә, Германиядә, Польшада яши. Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, Төркиягә килә. Чит илләрдә яшәгәндә дә төпле газета-журналлар чыгара, әдәби әсәрләр иҗат итә. Г. Исхакый 1954 елның 22 июлендә Әнкарада вафат була. Истанбулның Әдирнәкапы зыярәтенә күмелә.

ХәтерҮзгәртү

ИҗатҮзгәртү

Әсәрләр (1896-1907 еллар):

Әсәрләр (1908-1918 еллар):

  • Күк капусы
  • Хәлимә туташ
  • Корбан гаете
  • Мансур
  • Калуш
  • Корсак
  • Тормышмы бу?
  • Татар гакылы
  • Мәдрәсә йимеше
  • Башкорт бәхете
  • Көтелгән бикәч
  • Шәкерт абый
  • Сөннәтче бабай (1911 ел)
  • Кияү
  • Бер манзарә
  • Бер тоткарның саташуы
  • Остазбикә (1910 ел)
  • Кәҗүл читек
  • Ул икеләнә иде
  • Ул әле өйләнмәгән иде (1916 ел)
  • Елавык Хәйрулла
  • Җәмгыять
  • Кыямәт
  • Мөгаллимә
  • Тартышу

Әсәрләр (1919-1947 еллар):

  • Өйгә таба
  • Көз
  • Локман Хәким
  • Татар кызы
  • Тәүбәгә килгән хатын
  • Олуг Мөхәммәд

Башкалар:

ОстазбикәҮзгәртү

Төп мәкалә: Остазбикә (әсәр)

Г. Исхакыйның «Остазбикә» әсәре 1910 елда иҗат ителә һәм 19141915 елларда басылып чыга.

Гаяз Исхакый. Остазбикә. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).


ЗөләйхаҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

БиблиографияҮзгәртү

  1. Исхакый Г. Әсәрләр: Унбиш томда. Повестьлар һәм хикәяләр (1899-1908) Т.1. – Фәнни ред.: М. Хәсәнов, Р. Исламов. Томны төз., текст, искәрмә һәм аңлатмаларны әзер.: Л. Гайнанова.– Казан: Тат. кит. нәшр. – 1998.
  2. Исхакый Г. Әсәрләр: Унбиш томда. Повестьлар һәм хикәяләр (1909-1918). – Т. 2. Томны төз., текст,искәрмә һәм аңлатмаларны әзер.: Л. Гайнанова. Казан: Тат. кит. нәшр. – 1999.
  3. Исхакый Г. Әсәрләр: Унбиш томда. Романнар: Теләнче кызы; Мулла бабай. – Т. 3. – Томны төз., текст,искәрмә һәм аңлатмаларны әзер.: Л. Гайнанова. – Казан:Тат. кит. нәшр, 2001.
  4. Исхакый Г. Әсәрләр: Унбиш томда. Казан: Публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре (1902-1914). – Т. 6. – Тат. кит. нәшр. – 2005.
  5. Исхакый Г. Әсәрләр: Унбиш томда. Г. Исхакыйның тормышы һәм иҗаты турында замандашлары (1898-1917). – Т.8 Томны төз. Ф. Ибраһимова, фән. мәкаләләр: Н. Исмагыйлев, И. Еникиев. – Казан: Тат. кит. нәшр.– 2001.
  6. Исхакый Г. Әсәрләр: Унбиш томда. Пьесалар (1900-1918). – Т. 1 Төз. Л. Гайнанова. – Казан: Тат. кит. нәшр.– 2003.
  7. Исхакый. Г. Сайланма әсәрләр. Төз. Р.Яруллин. – Казан: ТаРИХ, 2002.
  8. Исхакый Г. Идел-Урал. – Яр Чаллы: Камаз, 1992.
  9. Исхакый Г. Ислам мәмләкәтләрендә (юл истәлекләре). – Кереш мәкалә авт.: Х. Миннегулов. – Казан: Иман, 2003.

СылтамаларҮзгәртү

Гаяз Исхакыйның тормышы һәм иҗаты турында истәлекләр һәм мәкаләләр (1923-1990) / Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014 ел. — 1769 б. — ISBN 978-5-298-02609-3.