22 июль
22 июль — Милади тәкъвимендә җиденче айның егерме икенче көне. Ел ахырына кадәр 162 көн кала.
← июль → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | 2 | 3 | ||||
4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 |
11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 |
18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 |
25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
2022 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгаларҮзгәртү
ХалыкараҮзгәртү
- Пи саны көне.
МиллиҮзгәртү
Һөнәри, җәмгыяви һәм өлкә бәйрәмнәреҮзгәртү
- Азәрбайҗан — милли матбугат көне.
ВакыйгаларҮзгәртү
- 1246 — аурупалылардан беренче булып, Джованни Карпини монголлар башкаласы Каракорумга барып җитә.
- 1917 — Эчке Русия һәм Себер төрки-татарларының Милли-мәдәни мөхтәрияте игълан ителә.
- 1919 — Татарстан китап нәшрияты оештырыла (РСФСР Госиздат бүлеге).
- 1922 — Олимпиадада катнаша алмагач, Веймар республикасы (Алмания) альтернатив уеннар оештыра.
- 1930 — Совет хөкүмете күмәк хуҗалыкларда акча түләүләрен «хезмәт көннәре» белән алыштыра.
- 1946 — Иерусалимда терракт нәтиҗәсендә 91 кеше үлә.
- 1989 — Таҗик теле Таҗикстанның дәүләт теле булып игълан ителә.
ТууларҮзгәртү
Шулай ук карагыз: Төркем:22 июль көнне туганнар
- 1802 — Александр Казем-Бек, татар теле белгече, галим.
- 1822 — Грегор Мендель, генетикага нигез салучы.
- 1878 — Януш Корчак, язучы, табиб.
- 1900 — Хәмид Мөштәри, татар физика галиме.
- 1937 — Анатолий Трофимов, география галиме.
- 1938 — Тәлгать Галиуллин, татар галиме.
- 1946 — Мирей Матьё, җырчы.
- 1947 — Артём Айдинов, КАИ студенты.
- 1951 — Олег Газманов, эстрада җырчысы.
- 1966 — Дмитрий Бугров, археолог, Тукай премиясе (2016).
- 1992 — Селена Гомес, Америка актрисасы, комик, җырчы һәм җырлар авторы.
ВафатларҮзгәртү
Шулай ук карагыз: Төркем:22 июль көнне вафатлар
- 1826 — Джузеппе Пьяцци, итальян астрономы.
- 1900 — Исаак Левитан, рус рәссамы.
- 1908 — Уильям Рандал Кример, британ сәясәтчесе.
- 1941 — Дмитрий Павлов, совет гаскәр башлыгы.
- 1944 — Гали Шәмсетдинов, Советлар Берлеге Каһарманы, танк ротасы командиры.
- 1954 — Гаяз Исхакый, күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе.
- 1967 — Пётр Ураев, совет дәүләт һәм фирка эшлеклесе.
- 1978 — Михаил Первухин, ССРБ дәүләт, хәрби һәм фирка эшлеклесе.