(«пи» дип әйтелә) — әйләнә озынлыгының диаметрына чагыштырмасына тигез булган математик даими. Бу билгеләмә бары тик Евклид геометриясендә генә дөрес.

Әйләнәнең диаметры бергә тигез дип алган очракта әйләнәнең озынлыгы «пи» саны була.

ҮзлекләреҮзгәртү

Трансцендентлык һәм иррациональлекҮзгәртү

  •  иррациональ сан, ягъни ул төгәл итеп m һәм n бөтен сан булган m/n вакланмасы рәвешендә күрсәтелә ала алмый. Башкача әйткәндә, аның унарлы күрсәтелеше беркайчан да тәмамланмый һәм периодик түгел.
  •  трансцендент сан, ягъни ул берәр бөтен коэффициентлы күпбуынның тамыры була алмый дигән сүз.

НисбәтләрҮзгәртү

  саны белән бәйләнешле күпсанлы формулалар бар. Шулардан кайберләре:

 
 
 
 
 
 

Пи санының вакланмалы өтердән соң биш санына кадәр төгәллек белән истә калдыру өчен мнемоник гыйбарәҮзгәртү

Пи санының вакланмалы өтердән соң биш санына кадәр төгәллек белән истә калдыру өчен (ягъни 3,14159... санын), мәсәлән, шундый мнемоник гыйбарәне кулланылырга мөмкин. Биредә сүздә хәрефләр саны билгеле санга ишарә итә (беренче санның 3 икәнен истә тотып):

Син, и бала, и укучы, ирешерсең...


Яки тагын да төгәлрәк итеп (ягъни 3,1415926535... санын)

Син, и бала, и укучы, ирешерсең,
Бу сүздән мәңге сан белеп...