Дмитрий Павлов

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Дми́трий Па́влов (Дми́трий Григо́рьевич Па́влов ), (23 октябрь 1897(18971023), Вонюх авылы, Кострома губернасы, хәзер Павлово, Кострома өлкәсе, — 22 июль 1941) — совет гаскәр башлыгы армия генералы (22 февраль 1941). Советлар Берлеге каһарманы (21 июнь 1937).

Дмитрий Павлов
Шәхси мәгълүмат
Туган 23 октябрь 1897(1897-10-23)
Вонюх ав., хәзер Павлово,
Кологрив районы,
Кострома өлкәсе
Үлгән 22 июль 1941(1941-07-22) (43 яшь)
Лефорт төрмәсе (атып үтерелгән)
Сәяси фирка РКП(б), ВКП(б)
Белем М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d]
Сугышлар/бәрелешләр Беренче бөтендөнья сугышы, Икенче бөтендөнья сугышы, Русия ватандашлар сугышы, Басмачество[d], Кытай-совет низагы[d], Испания ватандашлар сугышы[d], Халхин-Гол алышлары[d], Совет-фин сугышы һәм Алман-совет сугышы

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Хәзерге Кострома өлкәсе Кологрив районы Вонюх авылында туа (хәзер Павлово дип йөртелә).

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.

1937 елның ноябрь аеннан — Кызыл Армиянең Автобронетанк идарәсе башлыгы (рус. Автобронетанковое управление РККА).

1940 елның 7 июнь көненнән - Көнбатыш аерым хәрби округының гаскәр башлыгы булып билгеләнә.

1941 елның 21 июнь көненнән — Көнбатыш фронт гаскәрләре башлыгы.[1]

1941 елның 22 июлендә, хәрби трибуналның «куркаклык, югары командование рөхсәтеннән башка стратегик нокталарны үз карары белән ташлау, гаскәр белән идарә итә алмау, идарә итү хокукы белән эш итә алмау» карары нигезендә, үлем белән җәзаланган һәм атып үтерелгән. Бүген Мәскәү шәһәре чикләренә кертелгән НКВДның "Коммунарка" атып үтерү полигонында җирләнгән.

1957 елда үлеменнән соң реабилитацияләнгән һәм бар хәрби дәрәҗәләре кире кайтарылган.

2010 елда каһарманның туган җирендә авылдашлары туплаган акчага гранит һәйкәл куелган.[2].


Искәрмәләр үзгәртү

  1. Генерал-лейтенант П. А. Жилин, член-корреспондент Академии наук СССР // Великая Отечественная война (1941—1945). С. 64: «21 июня Политбюро ЦК ВКП(б) приняло решение о создании на базе западных приграничных военных округов фронтовых объединений».
  2. За памятником Герою Советского Союза Дмитрию Павлову ухаживают ученики Суховерховской школы, archived from the original on 2016-03-14, retrieved 2014-07-19 

Әдәбият үзгәртү

  • Т. Бортаковский, Расстрелянные Герои Советского Союза. — М. Вече, 2012 г. — ISBN 978-5-9533-6190-3

Сылтамалар үзгәртү