Шәүрә Мортазина

театр режиссёры, РСФСР (1970), БАССР (1955) атказанган сәнгать эшлеклесе

Шәүрә Мортазина (Шәүрә Муса кызы Мортазина, баш. Шәүрә Муса ҡыҙы Мортазина) – театр режиссёры. РСФСР (1970), БАССР (1955) атказанган сәнгать эшлеклесе.

Шәүрә Мортазина
Шәүрә Мортазина
Туган телдә исем Шәүрә Муса кызы Мортазина
Туган 22 июль 1925(1925-07-22)
Мәскәү
Үлгән 22 февраль 2002(2002-02-22) (76 яшь)
Мәскәү
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре театр режиссёры, мөгаллим.
Эш бирүче Башкорт дәүләт академия драма театры
Ата-ана
  • Муса Мортазин (1891-1937), БашЦИК Рәисе (1920-1921). (әти)
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены(1955)
РСФСР дәүләт бүләге (1967)
Г. Сәләм премиясе (1967)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1925 елның 22 июлендә Мәскәүдә туган. Әтисе — Муса Мортазин (1891-1937), хәрби эшлекле, 1920-1921 — БашЦИК рәисе.

ГИТИСны (А.М.Лобанов сыйныфы) тәмамлаган (1948).

1948-1972 елларда Уфада Башкорт дәүләт академия драма театры режиссёры.

1962-1966 елларда Уфа сәнгать укуханәсендә укыта.

1968-1970 ел Уфа дәүләт сәнгать институтында кафедра мөдире.

Иҗаты үзгәртү

Уфа театрларында 100 дән артык спектакльне сәхнәгә куя. Дебюты — «Олы мәхәббәт» (Г. Берёзконың «Командарм» әсәре буенча) (1948). Милли драматургларның әсәрләрен, шулай ук рус һәм чит ил классиклары әсәрләрен сәхнәгә куюда режиссёр осталыгы аеруча ачык күренә. ССРБда беренче булып, Д. Лоусон, Вольтер әсәрләрен сәхнәгә куя.[1]

Уфа драма театрында үзгәртү

Уфа опера театрында үзгәртү

  • «Давыл» операсы

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

ССРБ театр әһелләре берлеге әгъзасы[2]

Әдәбият үзгәртү

В.Галимов, С.Сәетов (төзүчеләре). Башкорт дәүләт академия драма театры. Уфа, 1969. р

Сылтамалар үзгәртү

Башкортстан (белешмәлек)(рус.)

М.Гафури театры сайты 2017 елның 29 июль көнендә архивланган.(рус.),(башк.)

Искәрмәләр үзгәртү