Төп менюны ачу

Азат Абдуллин (Азат Хаммат улы Абдуллин) – язучы, драматург. БР халык язучысы (2014).

Азат Абдуллин
А.Абдуллин.jpg
Азат Абдуллин
Тугач бирелгән исеме: Азат Хаммат улы Абдуллин
Туу датасы: 26 июнь 1930(1930-06-26) (89 яшь)
Туу урыны: Зиянчура районы, Башкорт Үргене авылы
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: драматургия
Юнәлеш: драма
Иҗат итү теле: урыс теле
Дебют: Онытма мине, кояш! (1963)
Бүләкләр: «Хөрмәт Билгесе» ордены (1984)

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1930 елның 26 июнендә БАССР Зиянчура районы Башкорт Үргене авылында туган.

Урта мәктәпне (1947), Уфа педагогия институтын (1953), Мәскәүдә Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтының аспирантурасын (1956) тәмамлый.

Урта мәктәптән соң ике ел мәктәптә пионер әйдәүчесе, укытучы булып эшли. Аспирантура бетереп, Уфага кайткач, Уфада дәүләт университетында (1957-1958) укыта. Соңыннан Мәскәүгә китеп, һөнәри язучы булып китә.[1]. ССРБ язучылар берлеге әгзасы (1968)

ИҗатыҮзгәртү

Урыс шагыйре Сергей Чекмаревның тормышын һәм иҗатын өйрәнеп, «Онытма мине, кояш!» (Не забывай меня, солнце!) пьесасын (1963) яза. Заманыннан алда баручы кеше фаҗигасенә багышланган «Унөченче рәис» (Тринадцатый председатель) (1979) пьесасы мораль-этик проблеманы кыю куюы белән режиссёрларның игътибарын тарта, беренче тапкыр Мәскәүдә Евг. Вахтангов театрында уйнала, аннан соң пьеса Алма-Ата, Фрунзе, Уфа, Казан, Свердлау, Воронеж һәм чит ил сәхнәләрендә (барлыгы 35 илдә) уңыш белән бара. «Соңгы узаман» (Последний патриарх)(вариант: Сагыш елгасы) пьесасы (1985) аның дәвамы булып тора.

Проза өлкәсендә «Ак сөт» (Белое молоко), «Кызыл чык» (Красная роса) повестьларын язды.

2004 елда Р. Нуриевка багышлап, «Раббым бакчасы» (Нездешний сад) пьесасын язды.[2]

КитапларыҮзгәртү

  • Онытма мине, кояш! (Не забывай меня, солнце!) (М, 1973)(рус.)
  • Онытма мине, кояш! (1974, пьеса; 1976, повесть)(башк.) - театрда уйналды (реж. Ш.Мортазина)
  • Ак сөт (Белое молоко) (М,1976)(рус.)
  • Кызыл чык (Красная роса) (М,1979)(рус.)
  • Унөченче рәис (Тринадцатый председатель) (М,1981)(рус.)
  • Унөченче рәис(1984)(башк.)

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

Р. Атнагулов. Сәйләннәрем төсле-төсле. Уфа, 2007.

ЧыганакларҮзгәртү

1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

2. Башкорт драматургиясе антологиясе. 2- китап. Уфа, 1984. (башк.)

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү