Алматы
Алматы (каз. Almaty, Алматы — «алмалы», рус. Алма-Ата) — Казакъстан Республикасының иң эре шәһәре. Халык саны 1,4 млн кеше. Илнең икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Казакъстанда халык саны бер миллионнан артык булган бердәнбер шәһәре. 1997 елга кадәр Казакъстанның башкаласы булып тора.
Тянь-Шань тау итәге янында урнашкан шәһәр.
ТарихҮзгәртү
Заманча Алматы Русия буйсындыру гаскәрләре 1854 елның 4 февралендә Верный (Тугрылыклы) исеме белән хәрби ныгытма буларак салганнар.
1867 елда Верный — Төркистан генерал-губернаторлыкның Җидесу өлкәсенең үзәге.
1867 елның июлендә Җидесу казак гаскәре оештырылган.
1887 елның 28 маенда бик көчле җир тетрәү булган, 1798 йорт җимерелгән.
Татарлар шәһәргә нигезләү башыннан Верный шәһәренә толмач булып, сәүдә эшләре өчен килгәннәр. Верный шәһәрендә Татарка (Татар шәһәрлеге) өлеше килеп чыккан, ул әлегә дә саклана. Татарлар Алматыда беренче мәчетне салганнар.
1897 елда шәһәрдә 5,3% кеше татарча сөйләшкән (урысча — 63,8 %, уйгырча — 8,6 %, казакъча — 8,2 %, сартча (юкка чыккан милләт) — 6,9 %, кытайча — 5,3 %).
1918 елда Совет хакимияте урнаштырылган.
1921 елда шәһәргә яңа исем — Алматы (рус. Алма-Ата) бирелә.
1927 елда Казакъстан башкаласы Кызыл-Урда шәһәреннән Алматыга күчерелгән.
1997 елда Казакъстан башкаласы Алматы шәһәреннән Астанага күчерелгән. Шулай итеп Алматы 70 ел дәвамында башкала вазифасын башкарган.
СпортҮзгәртү
Тянь-Шань тау итәге янында дөньяның иң югары «Медеу» шугалагы (тимераякта шуу өчен боз мәйданы) урнаша.
Идарә-җир төзелешеҮзгәртү
Алматы шәһәре 8 районнан тора:
- Алатау
- Алмалы
- Әуезов
- Бостандык
- Җитесу
- Медеу
- Нәүрүзбай
- Төрексиб
ХакимиятҮзгәртү
Шәһәр башлыгы - каз. әкім, урысча аким - мэр вазифасын башкара. Шәһәр әкиме (хакиме) Казакъстан президенты тарафыннан билгеләнә, шәһәр җыелышы (мәслихәт, казакъча маслихат) раслый, туры сайлау юк.
2008 елдан шәһәр әкиме - Ахметжан Есимов.
Шәһәрдә туган танылган кешеләрҮзгәртү
КазакъларҮзгәртү
- Руслан Савденов, балет биючесе, Татарстанның атказанган артисты (2011)
- Бавырҗан Байбәк (19.03.1974), Алматы хакиме (2015, август), сәясәт фәннәре кандидаты.
- Булат Габитов, кинематографист, режиссер.
Татарлар, башкортларҮзгәртү
- Кадрия Әмирова, балет биючесе, РФ атказанган артисты
- Александр Кирзимов (1897-1955), генерал-майор (1941).
- Ринат Исмәгыйлев, җәррах.
ДинҮзгәртү
ИсламҮзгәртү
ХристианлыкҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Распоряжение Администрации Президента Российской Федерации "О написании названий государств – бывших республик СССР и их столиц" — 1995.
- ↑ 2,0 2,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ https://stat.gov.kz/api/getFile/?docId=ESTAT354434
- ↑ http://www.ivilnius.lt/pazink/apie-vilniu/miestai-partneriai
- ↑ https://www.rosario.gob.ar/web/gobierno/internacionales/relaciones-bilaterales#hermanamientos
- ↑ Алматы официально объявлен столицей 28-й зимней Универсиады 2017 года