Александр Кирзимов
Александр Кирзимов, Александр Илья улы Кирзимов (рус. Александр Ильич Кирзимов, 1897 ел, Вернвый ― 1955 ел, Мәскәү) – совет хәрби эшлеклесе, генерал-майор (1941), Беренче бөтендөнья, Ватандашлар, Бөек Ватан сугышларында катнашучы.
Александр Кирзимов | |
---|---|
Туу датасы | 12 декабрь 1897 |
Туу урыны | Верный |
Үлем датасы | 7 май 1955 (57 яшь) |
Үлем урыны | Мәскәү |
Иялек | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | пехота |
Дәрәҗә | |
Җитәкчелек иткән | корпус командиры |
Бүләкләр һәм премияләр | |
Истигъфада | 1946 |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1897 елның 12 декабрендә Верный (хәзерге Алматы) шәһәрендә туган. Татар[1]. Шәһәр укуханәсендә 2 классны тәмамлаган (1910). 1913-1915 елларда тәмәке фабрикасы эшчесе. 1915 елда патша армиясендә хәрби хезмәттә.
Хәрби карьера
үзгәртү- Екатиринбурда 120- запастагы пехота батальонында, 18- Влодак полкында хезмәт итә. Көнбатыш фронтта хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. 1916 елда, яраланып, Сызранда дәвалана. 1917 елда Себер пехота полкында (Ташкәнт) кече унтер-офицер.
- 1917-1922 елларда Ватандашлар сугышында катнаша.
- Октябрь инкыйлабыннан соң Ташкәнттә ирекле кызыл гвардия отрядына кушыла.
- Взвод командиры (1918), кавалерия разведкасы башлыгы, эскадрон хәрби комиссры (1920), эскадрон командиры (1921).
ВЧК чик саклау гаскәрендә
үзгәртү1921 елның декабреннән ВЧК чик саклау хезмәтендә:
- 1921 – Термез шәһәрендә.
- 1922 - Көнчыгыш Бохара экспедициясендә.
- 1924 – Керки (хәзер Атамурат) шәһәрендә.
- 1925 елдан Төньяк Кавказда (Грозный, Орджоникидзе шәһәрләрендә) ОГПУ гаскәрләре дивизион командиры. 1931 елдан Налчык, Махачкала, Биштау (Пятигорск) шәһәрләрендә милли дивизион командиры.
- 1929-1930 елларда РККА комсоставының белемнәрен күтәрү курсларында укый.
- 1934-1936 елларда М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академия тыңлаучысы.
- Академияне тәмамлагач, Украинаның Львов өлкәсе Броды шәһәрендә 16- аерым мотоукчылар полкы командиры.[2]
Сугыш башында А. Кирзимов полкы Көньяк-Көнбатыш фронты флангын саклап, Стыр елгасы буйлап заслонда тора. А. Кирзимов Ленинград фронтына күчерелеп, яңа төзелгән 265- дивизия командиры итеп билгеләнә. Тулысынча оешып бетмәгән дивизия Выборг янында сугышка керә һәм күп югалтулар кичерә. 1941 елның 24 августында «ышанычны акламау» сылтавы белән, А. Кирзимовны вазифасыннан азат итәләр.
- 1941, сентябрь – 6- аерым укчы бригада командиры.
- 1942, гыйнвар – Урта Азия хәрби округында кавалерия дивизиясе командиры.
- 1942, август – Мәскәү хәрби округында 6- һава-десант корпусы командиры.
- 1942, декабрь – 6- гвардия һава-десант дивизиясе командиры (Югары Башкомандование Ставкасы резервында)
- 1943, март - 380- укчы дивизия (Ставка резервында) командиры.
- 1943, июль–1945 - Касыйм шәһәрендәге пулемётчылар училищесы башлыгы.
1946 елның маенда отставкага чыга. 1955 елның 7 маенда Мәскәүдә вафат була.
Гаиләсе
үзгәртүТашкәнтта гаиләсе Шевченко урамы, 24 йорт, 12 фатирда тора.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Ленин ордены (1943)
- Кызыл Байрак ордены (1936, 1944)
- 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены
- Кызыл Йолдыз ордены (Бохара совет республикасы)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Комкорлар исемлегендә
- ↑ Украина ЭЭМ хезмәткәрләре форумында, archived from the original on 2016-03-09, retrieved 2015-05-28
- ↑ Чик сакчылары форумы сайтында
Әдәбият
үзгәртү- Великая Отечественная: Комкоры. Военный биографический словарь. Т. 2. — М.; Жуковский: Кучково поле, 2006.
- Рәис Зарипов. Корпус командирлары. «Казан утлары», 2015, № 5.