Әнүәр Акчурин

казакъстанлы спортчы (ишкәк ишү)

Галим бабасы турында биредән укыгыз.

Әнүәр Акчурин
Туган телдә исем Әнүәр Айсолтан улы Акчурин
Туган 2000(2000)
Казакъстан, Алматы
Милләт татар
Ватандашлыгы Казакъстан Казакъстан
Һөнәре спортчы (байдарка һәм каноэда ишүче)
Бүләк һәм премияләре Казакъстанның халыкара класслы спорт мастеры

Әнүәр Акчурин, Әнүәр Айсолтан улы Акчурин, АКШта: Anuar Akchurin (Ануар Айсултанович Акчурин, 2000 ел, Казакъстан, Алматы) ― казакъстанлы спортчы (байдарка һәм каноэда ишү), 2018 елгы дөнья беренчелегенең көмеш призеры, Казакъстанның халыкара класслы спорт мастеры.

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

2000 елда Алматыда туган. Механика белгече, техник фәннәр докторы (1979), профессор (1982) Әнвәр Гафур улы Акчуринның (1944―2015) оныгы[1].

Байдарка һәм каноэда йөзү секциясенә 2011 елда 4нче санлы СДЮШтан килгән. 2012 елда (12 яшеннән) ишкәк ишү белән шөгыльләнә башлаган. Секциягә әтисе яздырган. Игълан буенча «Толкын» су спорт төрләре спорт комплексына килгән. Тренеры Сергей Николаевич Тиунов. Нурсолтан (2022 елдан Астана) шәһәре балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнгән. 2018 елда Нурсолтан шәһәрендә физика-математика юнәлешле Назарбаев интеллектуаль мәктәбен тәмамлаган. Шул ук елны АКШка укырга китә. АКШның әйдәп баручы аэрокосмик югары уку йортларының берсе — Florida Institute of Technology (Флорида технология университетында) (Мельбурн, Флорида, АКШ) mechanical engineer белгечлеге буенча 2022 елда укып бетергән. Шул уку йортында профессор ассистенты булып эшли[2]. Әнүәр Акчурин Florida Institute of Technology тарихында беренче тапкыр «Елның студенты» дип танылган[3].

Спорттагы уңышлары

үзгәртү

Каноэчы Әнүәр Акчурин байдарка һәм каноэларда ишү буенча спринтер дистанцияләрендә чыгыш ясый.

  • 1000, 500 һәм 200 метр дистанцияләрдә Казакъстан Республикасының берничә тапкыр призеры (2017―2019).
  • 2016 елда Үзбәкстанда узган Азия кубогы чемпионы, Сәмәрканд шәһәре.
  • 2018 елда Пиштань шәһәрендә (Словакия) узган Халыкара регатада 200 метр дистанциядә беренче урынны яулаган.
  • 2018 елда Яшьләр арасында дөнья чемпионатының (Пловдив шәһәре, Болгария) 200 метрлы дистанциядә көмеш призеры.
  • 2018 елда 500, 200 метр дистанцияләрдә ике тапкыр Азия чемпионы (Сәмәрканд, Үзбәкстан).
  • 2021 елда байдарка һәм каноэда ишү буенча АКШның ачык чемпионатында (Оклахома-Сити) америкалы Росс Гэвин белән бергә икеле каноэда 200 метр дистанциядә беренче булган, төрле дистанцияләрдә, шул исәптән 200 метрга шәхси узышта, дүрт көмеш медаль яулаган[4][5].
  • 2022 елда байдарка һәм каноэда ишү буенча АКШның ачык чемпионатында (Цинциннати) беренче урынны яулаган[6].

Ел дәвамында Әнүәр казакъстанлы тренер Тимур Хәйдәров (дөнья Кубогы чемпионы, 2016 елгы Олимпия уеннарында катнашучы, күп тапкырлар Азия чемпионы, 2015―2021 елгы КР Милли җыелма командасы әгъзасы) белән шөгыльләнә[7].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү