Әнвәр Акчурин

галим, техник фәннәр докторы

Спортта танылган оныгы турында биредән укыгыз.

Әнвәр Акчурин
Туган телдә исем Әнвәр Гафур улы Акчурин
Туган 20 апрель 1944(1944-04-20)
СССР, Казакъстан ССР, Көнбатыш Казакъстан өлкәсе, Чапаев районы[d], Бетек
Үлгән 27 май 2015(2015-05-27) (71 яшь)
Казакъстан, Алматы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Казакъстан Казакъстан
Әлма-матер Сарытау дәүләт аграр университеты
Һөнәре галим
Бүләк һәм премияләре Казакъстан фәнен үстерүдәге казанышлары өчен күкрәк билгесе - 2011 СССР Югары мәктәбе отличнигы - 1990 СССР атказанган уйлап табучысы - 1983
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Әнвәр Акчурин, Әнвәр Гафур улы Акчурин (Анвар Гафурович Акчурин, 1944 елның 20 апреле, СССР, Казакъстан ССР, Урал өлкәск, Чапаев районы, Бетек2015 елның 27 мае, Казакъстан, Алматы) ― автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә совет һәм казакъ галиме, техник фәннәр докторы (1979), профессор (1982), Казакъстан ССР Ленин комсомолы премиясе лауреаты (1975), Казакъстан ССРның Мактаулы юлчысы (1989), СССР Югары мәктәбе отличнигы (1990), Евразия халыкара икътисад академиясе академигы (1998), Казакъстан Республикасының халыкара транспорт академиясе академигы. СССР атказанган уйлап табучысы (1983).

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1944 елның 20 апрелендә Казакъстан ССР Урал (1992 елдан Көнбатыш Казакъстан) өлкәсе Чапаев (1997 елдан Акжайык) районы Бетек авылында туган[1]. Урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган. 1965 елда Сарытау авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру институтын (1997 елдан аграр университет) «инженер-механик» белгечлеге буенча кызыл дипломга тәмамлаган. РСФСРның әйдәп баручы тикшеренү һәм проект оешмаларында эшләгән. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән.

1970 елда Көньяк-Көнчыгыш авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының (Сарытау шәһәре) аспирантурасын тәмамлаганнан һәм СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы юлламасы буенча кандидатлык диссертациясен уңышлы яклаганнан соң, Казакъстан авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру фәнни-тикшеренү институтына (Алматы шәһәре) башта өлкән фәнни хезмәткәр, аннары машина-трактор паркын куллану лабораториясе мөдире булып эшкә китә. Күп планлы тикшеренүләре һәм башкарган эшләнмәләре 1976 елда Мәскәүдә якланган докторлык диссертациясе нигезенә салынган. 32 яшендә докторлык дәрәҗәсен алган[2].

Бу чорда аның «Диспетчерское управление в хозяйстве» (Хуҗалыкта диспетчерлык идарәсе), «Техническое обслуживание машинно-тракторного парка» (Машина-трактор паркына техник хезмәт күрсәтү), «Техническая диагностика машин» (Машиналарга техник диагностика) һәм башка китаплары басылып чыга.

1979 елдан Казакъстан ССРның барлык өлкәләрендә төбәк филиаллары челтәре булган Хезмәтне фәнни оештыру һәм җитештерүне идарә итү республика үзәген җитәкли.

1983 елда югары белем бирү системасына эшкә күчерелә: Усть-Каменогорск төзелеш-юл институтының (рус. УКСДИ, 1996 елдан Дәүләт Серикбаев исемендәге Көнчыгыш Казакъстан техник университеты[d]) Алматы гомумтехника факультетын җитәкли, ул Алматы филиалына, аннары Казакъстан автоюл институты итеп үзгәртелә.

1984 елда ― СССР Фәннәр академиясенең механика һәм идарә процесслары бүлеге буенча әгъза-корреспондентлыкка кандидат (сайланмаган).

2000 елдан Казакъстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте академиясенең (Астана) Укыту-методик эш үзәге директоры булып эшли.

2003 елдан ― Казакъстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт идарәсе академиясенең (Астана) Идарә институтында укыту һәм фәнни эш буенча проректор.

2006 елдан ― Транспорт һәм коммуникацияләр академиясе (рус. КазАТК, 2021 елда исеме Логистика һәм транспорт академиясе[d] (рус. АЛТ) итеп үзгәртелә) кафедрасы профессоры (Алматы шәһәре).

Аның җитәкчелегендә юл транспорты, халык хуҗалыгы белән идарә итү, төзелеш өлкәсендә 800дән артык белгеч диплом проектларын яклаган. АЛТны тәмамлаучыларның күбесе Казакъстан Республикасының дәүләт хезмәтендә, фәнендә һәм мәгарифендә җитәкче вазыйфаларда эшлиләр.

Профессор Ә. Г. Акчурин Республикада транспорт һәм коммуникацияләр, дәүләт хезмәте, мәгариф һәм фән өлкәсендә берничә төп норматив хокукый актлар эшләүдә катнашкан.

Фәнни кадрлар әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча актив эш алып барган. Ул шәхсән үзе 19 фән кандидаты һәм 3 фән докторы әзерләгән, үзенең хезмәтләре белән элеккеге СССР территориясендә дә, чит илләрдә дә билгеле булган фәнни мәктәп булдырган.

Республика һәм чит ил фәнни басмаларында 400дән артык публикация, шул исәптән 24 китап авторы. Уйлап табуларга 25 авторлык таныклыгы бар[3].

2015 елның 27 маенда Алматыда вафат булган.

Кызыклы факт

үзгәртү

Әнвәр Акчурин гаять зур «тузан суырткыч»ның инновацион экологик проектын эшләгән, ул пычранган һаваны атмосфераның югары катламнарына күтәрә һәм шуның белән аны шәһәр халкы өчен чистарта ала. Проект буенча металлокерамик конструкциянең биеклеге якынча 300 метр тәшкил итәргә тиеш булган, аны галим Көктөбе тавындагы телевышка янына урнаштырырга тәкъдим итә. Галим үзенең уйлап табуын ЕХРО-2017дә тәкъдим итәргә ниятләгән булган, ләкин өлгермәгән ― 2015 елда вафат булган. Бүген бу уйлап табуны аның оныклары Әнүәр һәм Абдрахман Акчуриннар үстерә һәм камилләштерә. Әнүәр АКШның әйдәп баручы аэрокосмик югары уку йортларының берсен тәмамлаган. Яшьләр патентка гариза биргән[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 1975 ― Казакъстан ССР Ленин комсомолының фән һәм техника өлкәсендәге премиясе ― Казакъстанда бөртекле культураларны җыюның индустриаль ысулы өчен машиналар комплексын һәм оператив идарә системасын эшләү буенча тикшеренүләр циклы өчен[4].
  • 1983 ― СССР атказанган уйлап табучысы
  • 1989 ― Казакъстан ССРның Мактаулы юлчысы
  • 2011 ― «Казакъстан Республикасы фәнен үстерүдәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе

М. Тынышпаев исемендәге Казакъстан Транспорт һәм коммуникацияләр академиясендә (2021 елдан Логистика һәм транспорт академиясе) аудитория Әнвәр Акчурин исеме белән аталган булган[3].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 28 апреля 1944 года родился Акчурин Анвар Гафурович. Институт татарской энциклопедии и регионоведения, 28.04.2023
  2. 2,0 2,1 Юрий Каштелюк. Дорогами учителя. vecher.kz, 28.04.2021(рус.)
  3. 3,0 3,1 Казахская академия транспорта и коммуникаций имени М. Тынышпаева, archived from the original on 2017-02-27, retrieved 2024-08-15 
  4. Лауреаты премии Ленинского комсомола Казахстана 2017 елның 27 февраль көнендә архивланган., Сайт «История комсомола Казахстана», 2014

Әдәбият

үзгәртү
  • Татарская энциклопедия: в 5 т. – Т. 1: А-В. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. – С. 94.
  • Казахская ССР: 4-томная краткая энциклопедия, Т. 3. Манаш Кабашевич Козыбаев. Главная редакция Казахской советской энциклопедии, 1989. — 598 с.

Сылтамалар

үзгәртү