Руслан Савденов

Руслан Савденов (Руслан Мохтар улы Савденов, каз. Ry'slan Muhtaruly Sa'u'denov, Руслан Мұхтарұлы Сәуденов) – балет артисты, Татарстанның атказанган артисты (2011).

Руслан Савденов
Р.Савденов.jpg
Туган телдә исем Руслан Мохтар улы Савденов
Туган Алматы(Казакъстан)
Яшәгән урын Уң як Болак урамы, Казан[1]
Милләт казакъ
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
КазакъстанFlag of Kazakhstan.svg Казакъстан
Һөнәре балет биючесе
Җефет Александра Суродеева, балерина
Балалар улы Дулат
Бүләк һәм премияләре «Тантана» театр премиясе (2012)

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Алматы шәһәрендә туган. Алматыда хореография укуханәсен (У. Мирсәетов һәм С. Косманов сыйныфы) (2000) тәмамлаган.

ИҗатыҮзгәртү

 
«Спартак»та Красс
 
«Баядерка»да алтын сын

Татар опера һәм балет театры белән Аурупа илләрендә гастрольләрдә була. 1998 елдан ЮНЕСКО патронажлыгы белән үтүче «Яшь Аурупа балеты» халыкара проектында Русиянең яшь балеты исеменнән чыгыш ясый (Александра Суродеева белән).[2]

РепертуарҮзгәртү

  • Красс — «Спартак»
  • Шаһрияр, Нуридәнең яраткан колы — «Мең дә бер кичә» (Тысяча и одна ночь)
  • Шамакай, pas de trois — «Аккош күле» (Лебединое озеро)
  • Кол Али — «Корсар»
  • Скарабея — «Йосыф турында риваять» (Сказание о Йусуфе)
  • Шүрәле — «Шүрәле»
  • Шаһзадә, Карга, Гном — «Ак кар бөртеге һәм 7 гном» (Белоснежка и семь гномов)
  • Солор, Алтын сын — «Баядерка»
  • Пан — «Вальпургия төне» (Вальпургиева ночь)
  • Җайдак — «Кыпчак биюе» (Половецкие пляски)
  • Чардаш — «Коппелия»
  • Зәңгәр кош — «Йокыга талган гүзәл» (Спящая красавица)
  • Арман — «Камелия тоткан ханым» (Дама с камелиями)
  • Базиль — «Дон Кихот»
  • Ромео — «Ромео һәм Джульетта»

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

  • Татарстанның атказанган артисты (2011)
  • 2010 — ТЮРКСОЙ илләре мәдәният министрлары шурасы премиясе
  • 2006 — «Арабески» балет артистлары конкурсы (Пирем) — II премия
  • 2001 — балет биючеләренең халыкара конкурсы (Алматы) — лауреат
  • 2001 — балет биючеләренең халыкара конкурсы (Мәскәү) — лауреат
  • 2001 — балет биючеләренең халыкара конкурсы (Һелсинки) — диплом
  • 2002 — балет биючеләренең халыкара конкурсы (Варна, Болгария) — диплом, махсус приз
  • 2012 — «Тантана» театр премиясе («музыка театрының иң яхшы актёры» номинациясендә) — лауреат[3]
  • 2014Пирем краеның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге премиясе — лауреат

СылтамаларҮзгәртү

Пирем опера театры сайты

Моны да карагызҮзгәртү

Фотолар

ИскәрмәләрҮзгәртү