Ибраһим Абдуллин

татар—башкорт язучысы, драматург, публицист, әдәби тәнкыйтьче, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Ибраһим Әхмәтвәли улы Абдуллин (20 сентябрь 1920(1920-09-20), Зирекле, Заһит вулысы, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, РСФСР[d]9 июль 2005(2005-07-09) (84 яшь), Уфа, Башкортстан, Россия) — татарбашкорт язучысы, драматург, публицист, әдәби тәнкыйтьче, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Татар һәм башкорт телләрендә иҗат иткән.

Ибраһим Абдуллин
Туган телдә исем Ибраһим Әхмәтвәли улы Абдуллин
Туган 20 сентябрь 1920(1920-09-20)
РСФСР, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Зирекле
Үлгән 9 июль 2005(2005-07-09) (84 яшь)
РФ, БР, Уфа
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре язучы, драматург
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Рәйхана
Балалар уллары Марат, Айрат
Ата-ана
  • Әхмәтвәли (әти)
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1994)

Ул Шаран районының Зирекле авылында туып үсә. 1957 елда Мәскәүдә Максим Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. 19451952 елларда «Совет Башкортстаны» газетасының үз хәбәрчесе булып эшли. 1946 елда аның «Ул Уралдан иде» дип аталган тәүге хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң аның бер-бер артлы проза китаплары басыла башлый. Зур күләмле әсәрләреннән «Хуш, Рим». «Тол хатыннар еламый», «Кош юлыннан барам» (сугыш каһарманы Гази Заһитов турында) дигән романнары укучыларның сөюен яулады. Бу китаплар рус телендә дә басылып чыкты.

Драматургия өлкәсенә килгәндә, аның «Тиле яшьлек», «Их, Өфе кызлары», «Яратам, яратам», «Җыр булып кайтырмын», «Айсылуның айлы кичләре», «Төшләр озын булмый», «Күңелләргә пәрдә кормагыз», «Бер мәхәббәт язмышы» (реж. Ш.Мортазина) дигән пьесалары Башкортстан, Татарстан һәм башка төбәкләр театрларында сәхнәләштерелеп, озак еллар репертуардан төшмәде.

Әдипнең шигырьләренә язылган «Үз ягыма кайтсам», «Агыйделдә боз китә», «Яратам, яратам», «Баҗалар», «Зөлфия» һәм башка бик күп исемдәге җырлар әле булса эфирда яңгырый һәм җырчылар репертуарына кертелә.

Ибраһим Абдуллин 2005 елның 9 июлендә 85 яшендә вафат булды. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Р.Нигъмәти. “Девон” турында тагын бер тапкыр.Октябрь, 1948 ел, 7 сан.

Б.Бикбай.Драматург И. Абдуллин. Уфа, 1958 ел.

Ә.Зәйнуллин. Бер мәхәббәт язмышы. Ағиҙел, 1962 ел. 1 сан.

Р.Ишморатов, А.Әхмәдуллин. Легендар герой хакында спектакль. Социалистик Татарстан.1962 елның 10 июль саны.

Г.Рамазанов.Беспокойная память. Литературная Россия, 1977 ел, 11 февраль саны.

Б.Рафиков.Эшләми калган көнем бик сирәк.Ағиҙел,1980 ел, 9 сан.

М. Гайнуллин, Г. Хөсәенов. Совет Башкортстаны язучылары. Уфа, 1988 ел, 22 бит.

 
Ибраһим Абдуллинның Мар. Сәлимовка язган хатлары.

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү