Әнвәр Сөләйманов
Әнвәр Сөләйманов — Башкортстанда яшәүче татар журналисты.
Әнвәр Сөләйманов | |
---|---|
Туган | 6 сентябрь 1954 (70 яшь) Башкортстанның Бишбүләк районы Кыңгыр-Мәнәвез |
Яшәгән урын | Кыңгыр-Мәнәвез[1] Бәләбәй[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | журналист |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2011) |
Ул Башкортстанның Бишбүләк районында туып үсә. Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, гомерен журналистикага багышлый — башта туган районында, аннан соң Уфада, республика матбугат басмаларында хезмәт итә. «Кызыл таң», «Өмет»нең үз хәбәрчесе була. 2011-2014 елларда Ярмәкәй район гәзитендә (Ярмәкәй яңалыклары) хезмәт итә.
2010 елда Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» дәүләт нәшриятында журналистның «Җирдәге йолдызлар» исемле китабы басылып чыкты. Анда авторның Башкортстан туып, Татарстанда яшәүче күренекле 57 татар шәхесе хакында язылган очеркалары, сурәтләмәләре һәм әңгәмәләре урын алган.
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Башкортстандагы татар журналистының чираттагы китабы чыкты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Уфа-Казан килешүе имзаланды
- Уфада татар журналистының юбилей кичәсе үтте
- [1]
- [2] 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- [3] 2016 елның 10 март көнендә архивланган.