Бишбүләк районы

Бишбүләк районы (рус. Бижбулякский район) – Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеБишбүләк авылы, ул Уфадан 230 км, якындагы Приютово тимер юл станциясеннән 40 км ераклыкта урнаша.

Бишбүләк районы
Flag of Bizhbulyaksky rayon.svg
Байрак
Coat of Arms of Bizhbulyak rayon (Bashkortostan).png
Герб
Башкала Бишбүләк
Халык исәбе 26 080 (2010, Җанисәп, даими яшәүче халык) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 август 1930[1]
География
АТБ Башкортстан
Мәйдан 2,133.9 км²
ДДӨБ 311 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 53.6911°N 54.2722°E, 53.75°N 54.25°E Edit this on Wikidata
Карта


ТарихҮзгәртү

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.

ГеографияҮзгәртү

Бишбүләк муниципаль районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгынын көньягында урнашкан. Мәйданы 2 134 км² тәшкил итә. Бишбүләк районы Әлшәй, Ярмәкәй, Бәләбәй районнары белән һәм Ырынбур өлкәсе белән чиктәш.

Районның төньягында Ык елгасы башлана, көньяк өлешендә – Дим елгасы ага, кушылдыклары – Мәнәвез, Өязе.

Районның 16%ын урманнар алып тора.

ХалыкҮзгәртү

85 авыл бар, иң эреләре: Бишбүләк (2009 елда 6,4 мең кеше яши), Кыңгыр-Мәнәвез (1,36 мең), Михайловка (1,31 мең), Ает (1,26 мең), Дим (1,02 мең), Базлык (1 мең), Кошъелга (0,86 мең), Усак-Кичү (0,84 мең).

ДемографияҮзгәртү

Халык саны
1939[2][3]1959[4][3]1970[5][3]1979[6][3]1989[7][3]2002[8][3]2010[9]1 гый 2018[10]1 гый 2019[11]
39 58737 46438 54832 54327 78127 99926 08022 51122 052

Милли составҮзгәртү

Ел чуашлар татарлар башкортлар руслар
1970 31,4 % 8,3%
1989 37,5% 35 % 10,4%
2002 40 % 26,3 % 21,5 % 10,6%
2010 35,3 % 26,1 % 22 % 11,8%

Мукшылар (эрзә) – 3,6%.

Район җирендә туган танылган кешеләрҮзгәртү

Советлар Берлеге Каһарманнары

ИкътисадҮзгәртү

Районда нефть ятмалары ачыкланган (Шкапов, Дим, Сатай ятмалары). Нефть ятмаларын Башнефть АҖҖ кызы – «Ишембайнефть» хезмәтләндерә.

Авыл хуҗалыгыҮзгәртү

Бишбүләк районында төрле укладлы авыл хуҗалыгы комплексы пәйда булган. Районда 24 эре хуҗалык (ААҖ), 13 «иманлы ширкәт», 24 авыл хуҗалыгы кооперативы, 125 фермер хуҗалыгы исәпләнә. Авыл хуҗалыгы техникасын «Җиргән МТС» Бишбүләк филиалы төзекләндерә.

Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча база булдырылган. 7 тегермән, 7 пекарня, «Уралсиб-Бишбүләк» сөт заводы, аена 40 т ит куәтле ит хәзерләү цехы.

ТранспортҮзгәртү

Бишбүләк районы аша 4нче категория Кыргыз-Миякә-Бишбүләк юлы уза, күрше районнар һәм Ырынбур өлкәсе белән аралашу өчен 5нче категория юллар хезмәт итә. Юлларның тулаем озынлыгы – 471 км, яхшы каты өслекле юллар – 163 км (34,7%).

Районда шулай ук ведомство юллары бар – 92,3 км, аларның яхшы өслеклеләре – 75%. Бу юллар нефтьчеләргә хезмәт итә.

Мәгариф өлкәсеҮзгәртү

Бишбүләк районында 30 мәктәп әлегә бар: 11 башлангыч, 11 – төп, 17 тулы урта. 3375 укучы бар.

МатбугатҮзгәртү

Бишбүләк районының «Якты юлдан» дип аталучы иҗтимагый-сәяси газетасы чыгарыла. Оештыручысы: Бишбүләк район Советы. 1931 елдан башлап чыга. Татар теленнән тыш, газета шулай ук русча һәм чуашча чыгарыла. Атнага 3 тапкыр чыга. Айга 2 тапкыр башк. "Дим буйҙары" гәҗит - кушымтасы чыгарыла.

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү