Дим (елга)

елга
(Дим елгасы битеннән юнәлтелде)

Дим (баш. Дим ; шулай ук баш. Күгиҙел[1], рус. Дёма) — Ырынбур өлкәсе һәм Башкортстан аша аккан елга, Агыйделнең сул кушылдыгы (Чулман елгасының бассейны).

Дим (елга)
География
АТБ Башкортстан
Ил Россия
ДДӨБ 86 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 54°42'50"тн, 55°54'47"кнч, 53°10'43.0"тн, 55°2'53.9"кнч, 54°42'50.0"тн, 55°54'47.2"кнч
РДСР 10010201312111100024137
Нинди сулыкка коя Агыйдел Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 12 800 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 535 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 35 м³/с Edit this on Wikidata
Карта

Дим елгасы Төп Сыртның төньяк битләвендә Алешкино авылыннан төньяк-көнчыгышка 2 км ераклыкта башланып китә. Аннары Ырынбур өлкәсе буенча ага һәм кире Башкортстанга керә. Озынлыгы 535 км, бассейны мәйданы — 12 800 км². Елганың тамагында уртача су чыгымы 35 м³/сек тәшкил итә. Дим елгасы бормалана-бормалана киң үзәнлек буенча ага, аскы агымында күпсанлы ермаклар һәм элек елга иске елга күлләре бар.

  1. Статья в Башкирской энциклопедии 2016 елның 6 март көнендә архивланган.(башк.)