Төп Сырт (рус. Общий Сырт, баш. Дөйөм Һырт, чуаш. Тӗп Сӑрт)− Россиянең Европа өлешенөң көньяк-көнчыгышындагы убалы калкулык. Ул киңлек юнәлешендә 500 километрга сузыла. Көнчыгышта Көньяк Урал таулары белән кисешә. Иң биек ноктасы — 405 метр (Арапов тавы).

Төп Сырт буенча Идел һәм Җаек бассейннарының су бүленеше үтә.

Билгеле елгалар : Самар, Моча, Боровка, Бозаулык, Олы Ыргыз, Дим (Идел бассейны), Чаган, Киндәле, Иртәк (Җаек бассейны).

Сырт Пермь һәм мезозой дәверендәге комлыклар, балчыклар, известьлы туфраклар белән катламланган. Сыртка баскычсыман сөзәклекләр, яссытауга охшаган су бүленешләре хас. Кайбер урыннарда гөмбәзгә охшаш шиханнар очрый. Карстлар бик күп. Төп Сырт биләмәсендә кылганлы-кыяк яфраклы үләнле далалар урнашкан.