Бозаулык
Бозаулык (рус. Бузулук) — Ырынбур өлкәсендә шәһәр, Бозаулык районының административ үзәге.
Бозаулык | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Регион | Ырынбур өлкәсе |
Район | Бозаулык районы |
Координатлар | 52°46'N, 52°16'E |
Нигезләнгән | 1736 |
Мәркәз биеклеге | 210 м |
Халык саны | 82 655 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+4 |
Телефон коды | +7 83348 |
почта индекслары | 613710 |
Рәсми сайт | xn--90amjd2bbb.xn--p1ai/ |
Халык саны — 82 655 кеше (2010).
ГеографияҮзгәртү
Бозаулык Самара елгада, Ырынбурдан 246 километрга төньяк-көнбатышрак урнаша.
ТарихҮзгәртү
Бозаулык 1736 елда ныгытма буларак нигезләнә.
1781 елда шәһәр һәм өяз үзәге статусы ала; 1796 елдан — Ырынбур губернасы составында.
1785 елда янгыннан зыян күрә; янгыннан соң крепость корылмалары торгызмаганнар.
1851 елдан — Самар губернасы составында.
1856 елда Бозаулыкта 4 чиркәү, 798 йорт һәм 57 лавка (кибет) булган.
1928—1929 елларда — Урта Идел өлкәсе составында, 1929—1934 елларда — Урта Идел крае составында, 1934 елдан — Ырынбур өлкәсе составында.
Бөек Ватан сугышы вакытында Бозаулыкта Чехословакия хәрби көчләрнең нигезе булган 1 аерым чехословак батальоны оештырылган, Владислав Андерс җитәкчелеге астында булган поляк армиянең штабы булган.
1986 елда шәһәр «Хөрмәт билгесе» белән бүләкләнгән.
ХалыкҮзгәртү
1840[1] | 1856[2] | 1897[3] | 1913[2] | 1926[2] | 1931[2] | 1939[2] | 1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 2002[8] | 2010[9] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
2 869 | ~5 600 | 12 109 | ~16 500 | ~24 600 | ~29 000 | ~42 400 | 54 851 | 67 091 | 76 013 | 83 994 | 87 286 | 82 655 |
Милли составҮзгәртү
Милләт | 2002[10] | 2010[11] |
---|---|---|
руслар | 90,9% | 92,5% |
татарлар | 2,2% | 1,9% |
украиннар | 1,7% | 1,2% |
мордва | 1,5% | 1,1% |
ИкътисадҮзгәртү
Тегү, күн-галантерея, җиһаз, перчатка җитештерү фабрикасы; 2 машиналар төзү заводы, нефть-газ чыгару сәнәгатенең предприятиеләре.
МәгарифҮзгәртү
Югары уку йортларыҮзгәртү
- Бозаулык гумманитар-технология институы (Ырынбур дәүләт университеты филиалы)
Тышкы сылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 http://www.mojgorod.ru/orenburg_obl/buzuluk/
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1274
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-11-08
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2014-01-30
- ↑ 2010 ел сан алу базасы, archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-01-30