Ырынбур губернасы

Ырынбур губернасы (рус. Оренбургская губерния, баш. Ырымбур губернаһы) — 1744—1782 һәм 1796—1928 елларда Россия имериясе һәм РСФСР составында административ берәмлек.

Ырынбур губернасы
1744 — 1928


Герб
Башкала Ырынбур
Мәйдан 166 710,9 чакрым²
Халык 1 600 145 кеше[1] (1897)
Урта Идел өлкәсе

Губернаның үзәге — Ырынбур шәһәре.

География

үзгәртү

Чиктәшлек

үзгәртү
Як Губерна/Өлкә
Төньяк-көнчыгыш Пермь губернасы
Төньяк-көнчыгыш Уфа губернасы
Көнбатыш Самар губернасы
Төньяк-көнбатыш Җаек өлкәсе
Көньяк Тургай өлкәсе
Көньяк-көнчыгыш Акмола өлкәсе
Көнчыгыш Тубыл губернасы

Ырынбур губернасы 1744 елда оеша. 1752 елда аңа Әстерхан губернасыннан Гурьев (соңрак Җаек губернасына тапшырыла) шәһәре күчә; 1773 елда Ырынбур губернасы составына Казан губернасыннан Самар шәһәре күчә.

1775 елда өч провинциягә бүленгән:

1782 елда Уфа калгайлыгы барлыкка килә; үз эчендә ул Уфа һәм Ырынбур өлкәләренә бүленгән. Уфа өлкәсенә сигез өяз теркәп куелган:

Ырынбур өлкәсенә дүрт өяз теркәп куелган:

Гурьев һәм Җаек шәһәрләре Әстерхан губернасы составына тапшырылалар.

1796 елда Уфа калгайлыгы Ырынбур губернасына әйләнә. 1802—1865 елларда губернаның үзәге Уфа булды. 1850 елда, Самар губернаның барлыкка килүе аркасында, аңа Бөгелмә, Бугуруслан һәм Бозаулык өязләре тапшырылалар.

1865 елда Ырынбур губернасы составыннан Уфа губернасы аерылып чыгарыла.

1919 елда Ырынбур губернасы составыннан Чиләбе губернасы аерылып чыгарыла.

1928 елда Ырынбур губернасы юкка чыгыраыла, ә аның территориясе Урта Идел өлкәсенә кертелә.

Административ бүленеш

үзгәртү
 
Өяз Өяз шәһәре Мәйдан,
чакрым²
Халык саны[1]
(1897), кеше
1 Верхнеуральск өязе Верхнеуральск (11 095 кеше) 43 768,5 223 245
2 Ырынбур өязе Ырынбур (72 425 кеше) 32 691,1 555 653
3 Орски өязе Орски (14 016 кеше) 40 806,5 206 944
4 Троицк өязе Троицк (23 299 кеше) 20 551,1 201 231
5 Чиләбе өязе Чиләбе (19 998 кеше) 28 893,7 413 072

1918-1928 елларда үзгәрешләр

үзгәртү

1919 елда Ырынбур губернасы составыннан Чиләбе губернасы аерылып чыгарыла; шул ук елда губернаның кисәге Башкортстан АССР составына тапшырыла.

1922 елда Исаево-Дедово өязе барлыкка килә; 1923 елдан ул Кашинрнск өязе исемен йөртә. 1927 елда барлык өязләре юкка чыгарылалар һәм районнар оештыралар.

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәп буенча):

Ырынбур губернасы (1 600 145 кеше):
Тел Кешеләр саны %
рус 1 126 040 70,37
башкорт 254 561 15,91
татар 92 926 5,81
украин 41 541 2,60
мордва 38 403 2,40
типтәр 16 877 1,05
алман 5 457 0,34
чуаш 5 064 0,32
казакъ 4 971 0,31
мишәр 4 898 0,31
белорус 2 247 0,14
яһуд 1 844 0,12
поляк 1 696 0,11
калмык 1 203 0,08
чегән 514 0,03
башка төрки төлләр 466 0,03
коми 284 0,02
латыш 226 0,01
сарт 173 0,01
башка телләр 754 0,05
Өязләрдә тел буенча состав:
Өяз рус башкорт татар украин мордва мишәр һәм
типтәр
чуаш казакъ
Верхнеуральск 65,5 % 19,7 % 5,4 % 1,3 %
Ырынбур 68,4 % 10,2 % 8,6 % 5,4 % 4,7 % 7,1 %
Орск 40,1 % 42,8 % 6,8 % 4,3 % 3,7 % 1,0 %
Троицк 82,2 % 7,4 % 7,4 % 1,1 %
Чиләбе 85,1 % 12,3 %
Дини состав:
Дин Кешеләр саны %
Православие
диндәгеләр
1 600 145 73,42
Мөселманнар 365 543 22,84
Староверлар 49 984 3,12
Башка диннәр 9 746 0,61

Губернаның җитәкчелеге

үзгәртү

Хәрби губернаторлар

үзгәртү
Исем
Иосиф Игельстрем
1795—1798
Николай Бахметев
1798—1803
Григорий Волконский
1803—1817
Пётр Эссен
19.01.1817—07.02.1830
Евгений Головин
07.02.1830—21.04.1830
Павел Сухтелен
21.04.1830—15.04.1833
Василий Перовский
15.04.1833—07.05.1842
Владимир Обручев
10.05.1842—20.03.1851

Губернаторлар

үзгәртү
Исем
Иван Неплюев
1744—1758
Афанасий Давыдов
1758—1762
Дмитрий Волков
1763—1764
Авраам Путятин
1764—1768
Иван Рейнсдорп
1768—1781
Иван Баратаев
1797—28.09.1799
Иван Курис
1799—27.06.1800
Карл Глазенап
27.06.1800—1802
Алексей Враский
1802—1806
Иван Фризель
1806—1809
Михаил Веригин
1809—1811
Матвей Наврозов
1811—1822
Григорий Нелидов
1822—1827
Дебу Иосиф Львович
07.06.1827—02.12.1832
Николай Жуковский
02.12.1832—13.04.1835
Авксентий Гевлич
13.04.1835—29.05.1840
Вакансия
1840—29.05.1841
Иван Талызин
29.05.1841—14.05.1844
Вакансия
14.05.1844—30.03.1846
Николай Балкашин
30.03.1846—07.12.1851
Яков Ханыков
07.12.1851—03.03.1856
Ипполит Потулов
03.03.1856—14.02.1858
Егор Барановский
14.02.1858—23.06.1861
Григорий Аксаков
23.06.1861—11.06.1865
Константин Боборыкин
11.06.1865—11.03.1875
Егор Зенгбуш
11.03.1875—03.01.1878
Михаил Астафьев
16.02.1878—01.07.1884
Николай Маслаковец
12.08.1884—21.01.1892
Владимир Ершов
21.01.1892—04.08.1899
Яков Барабаш
03.10.1899—02.1906
Фёдор Таубе
02.1906—14.11.1906
Владимир Ожаровский
14.11.1906—04.09.1911
Николай Сухомлинов
04.09.1911—1915
Михаил Тюлин
1915—1917

Искәрмәләр

үзгәртү