Тубыл губернасы

Тубыл губернасы (рус. Тобольская губерния) — Россия империясенең административ берәмлеге.

Тубыл губернасы
1796 — 1919


Герб
Башкала Тубыл
Мәйдан 1 219 229,7 чакрым2
(1 385 000 км²)
Халык 1 433 343 кеше[1]
Тубыл калгайлыгы
Төмән губернасы

География

үзгәртү

Чиктәшлек

үзгәртү
Як Губерна яки өлкә
Төньяк-көнбатыш Архангельск губернасы
Вологда губернасы
Көнбатыш Пермь губернасы
Көньяк-көнбатыш Оренбург губернасы
Көньяк Акмола өлкәсе
Көньяк-көнчыгыш Тум губернасы
Көнчыгыш Енисейск губернсы

1764—1782 елларда Россия империсе составында Себер патшалагы булды. Патшалыгы үз эчендә Тубыл һәм Иркутск генерал-губернаторлыкларын бүленә.

1782 елда Себер патшалыгы юкка чыгарыла, ә Тубыл провинциясе Тубыл калгайлыгына әйләнгән. Ул Пермь һәм Тубыл генрал-губернаторлыгы составында булган һәм үз эчендә ул ике (Тубыл һәм Тум) өлкәләренә бүленгән.

1796 елның 12 деркабрендә Тубыл губенасы мөстәкыйль административ берәмлек буларак барлыкка килә. 1797 елда ул 16 (Кузнецк, Симәй, Красноярск, Ишем, Яулытора, Корган, Берёзов, Тара, Турниск, Төмән, Тубыл, Соргыт, Тум, Нарым, Енисейск һәм Туруханск) өяздән гыйбарәт булган.

18021822 елларда Тубыл губернасы Себер генерал-губернаторлыгы составына булган. 1822 елда Себер генерал-губернаторлыгы Көнбатыш Себер һәм Көнчыгыш Себер генерал-губернаторлыгына бүленә. Тубыл губернасы 1882 елга кадәр булган Көнбатыш Себер генерал-губернаторлыгына кертелә.

1822 елда губерна үз эчендә 9 округына бүленә (1898 елдан — өязләр): Берёзов, Ишем, Корган, Тара, Тубыл, Туринск, Түкәле, Төмән һәм Яулытора.

1838 елда губерна составына Омск шәһәре кертелә, ләкин 1868 елда ул Акмола өлкәсенә тапшырыла; шул ук елда губерна эчендә Соргыт округы (өязе) оеша.

1857 елның 23 апрелендә Тара шәһәрендә Габдеррәшит Ибраһимов дөньяга килә.

Төмәндә Совет хакимияте Тубылдан элегрәк урнаштыру аркасында, губернаның үзәге 1918 елның апрельдә Төмәнгә күчә.

Чехословак легионның фетнәсе вакытлыча статус-квоны торгыза, һәм губернаның үзәге Тубылга кире кайтара. 1919 елда гына, Төмәнне Колчак гаскәрләреннән азат итүдән соң, губернаның учреждениелар тулысынча Төмәнгә күчәләр.

Административ бүленеш

үзгәртү
 
Тубыл губернаның администраитив бүленеш
Өяз Өяз шәһәре Мәйдан,
чакрым²
Халык саны[1]
(1897), кешк
1 Берёзов өязе Берёзов (1 070 кеше) 604 442,2 21 411
2 Ишем өязе Ишем (7 153 кеше) 37 604,6 269 031
3 Корган өязе Корган (10 301 кеше) 20 281,6 260 095
4 Соргыт өязе Соргыт (1 120 кеше) 220 452,4 7 747
5 Тара өязе Тара (7 223 кеше) 71 542,1 159 655
6 Тубыл өязе Тубыл (20 425 кеше) 108 296,0 127 860
7 Туринск өязе Туринск (3 167 кеше) 67 008,6 68 719
8 Түкәле өязе Түкәле (4 018 кеше) 55 049,3 208 718
9 Төмән өязе Төмән (29 544 кеше) 15 608,0 121 357
10 Яулытора өязе Яулытора (3 330 кеше) 18 944,9 188 450

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәп буенча):

Тубыл губернасы (1 433 043 кеше):
Тел Кешеләр саны %
рус 1 270 273 88,63
татар 56 998 3,98
украин 85 935 2,64
ханты 19 018 1,33
казакъ 7 481 0,52
коми 7 083 0,49
поляк 5 745 0,40
манси 4 790 0,33
ненец 4 450 0,31
белорус 4 396 0,31
латыш 3 278 0,23
яһуд 2 387 0,17
эстон 2 031 0,14
чегән 1 526 0,11
мордва 1 524 0,11
алман 1 120 0,08
фин 974 0,07
чуаш 625 0,04
башкорт 449 0,03
литва 335 0,02
чиркәс 205 0,01
башка телләр 686 0,05
Өязләрдә тел буенча состав:
Округ рус татар украин ханты коми ненец манси латыш казакъ
Берёзов өязе 17,5 % 51,8 % 9,4 % 20,7 %
Ишем өязе 93,8 % 3,3 %
Корган өязе 98,8 %
Соргыт өязе 27,8 % 71,7 %
Тара өязе 85,7 % 9,0 % 2,9 %
Тубыл өязе 77,0 % 17,6 % 1,8 %
Туринск өязе 93,2 % 5,1 %
Түкәле өязе 81,9 % 9,5 % 1,4 % 2,5 %
Төмән өязе 87,3 % 10,1 %
Яулытора өязе 94,8 % 2,9 % 1,3 %
Дини состав:
Дин Кешеләр саны %
Православие 1 275 010 88,97
Староверлар 72 600 5,07
Ислам 151 495 4,53
Башка диннәр 20 553 1,43

Губернаторлар

үзгәртү
  • Александр Толстой (1796—1797)
  • Дмитрий Кошелев (1797—1802)
  • Богдан Гермес (1802—1806)
  • Алексей Корнилов (1806—1807)
  • Михаил Шишков (1808—1810)
  • Франц Брин (1810—1821)
  • Александр Осипов (1821—1823)
  • Александр Тургенев (1823—1825)
  • Дмитрий Бантыш-Каменский (1825—1828)
  • Василий Нагибин (1828—1831)
  • Пётр Сомов (1831)
  • Александр Муравьёв (1832—1834)
  • Василий Копылов (1835)
  • Иван Ковалёв (1835—1836)
  • Христофор Повало-Швейковский (1836—1839)
  • Иван Талызин (1839—1840)
  • Михаил Ладыженский (1840—1844)
  • Кирилл Энгельке (1845—1852)
  • Тихон Прокофьев (1852—1854)
  • Виктор Арцимович (1854—1858)
  • Андрей Виноградский (1859—1862)
  • Александр Деспот-Зенович (1862—1867)
  • Порфирий Чебыкин (1867—1868)
  • Андрей Соллогуб (1868—1874)
  • Юрий Пелино (1874—1878)
  • Владимир Лысогорский (1878—1886)
  • Владимир Тройницкий (1886—1892)
  • Николай Богданович (1892—1896)
  • Леонид Князев (1896—1901)
  • Александр Лаппо-Старженецкий (1901—1905)
  • Николай Гондатти (1906—1908)
  • Дмитрий Гагман (1908—1912)
  • Андрей Станкевич (1912—1915)
  • Николай Ордовский-Танаевский (1915—1917)

Искәрмәләр

үзгәртү