Яулытора, Ялутор (рус. Ялуторовск) — Төмән өлкәсендәге кече шәһәр, Яулытора районының административ үзәге.

Яулытора
Халык саны 38 882 (1 гыйнвар 2023) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1659 Edit this on Wikidata
Сәгать поясы UTC+05:00
География
АТБ Яулытора районы
Ил Россия
Мәйдан 51.91 км²
ДДӨБ 60 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 56°39'тн, 66°18'кнч
Почта индексы 627010 Edit this on Wikidata
Телефон коды 34535 Edit this on Wikidata
Карта

Халык саны — 36 949 кеше (2010).[1]

География үзгәртү

Ялутор Тубыл елгасы өстендә, Төмәннән 78 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. ЕкатеринбургОмск тимер юлында станция.

Сәгать поясы үзгәртү

 
Екатеринбург вакыты

Яулытора Екатеринбург вакыты (Yekaterinburg Time Zone, YEKT) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +5:00 сәгать тәшкил итә. Мәскәү вакыты белән аермасы +2 сәгатьне тәшкил итә һәм Россиядә MSK+2 итеп күрсәтелә.

Тарих үзгәртү

Ялутор бистәсе 1659 елда Яулы-Тура татар шәһәрлеге урынында нигезләнә. 1719 елдан — Себер губернасы Тубыл провинциясенең Ялутор дистрикты үзәге.

1782 елда шәһәр статусын ала һәм Тубыл губернасының Ялутор өязе үзәге була.

XIX гасырда шәһәрдә сөргенгә сөрелгән декабристлар яшәгәннәр.

1912 елда Яулыторага беренче пуез килә.

1919 елданТөмән губернасы составында, 1923 елданЯулытора районы үзәге.

1934 елның гыйнвар-декабрендә Об-Иртыш өлкәсе составында, 19341944 елларда — Омск өлкәсе составында, 1944 елданТөмән өлкәсе составында.

Халык үзгәртү

1840[2] 1856[3] 1897[4] 1913[3] 1926[3] 1931[3] 1939[3] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[1]
2 805 ~3 300 3 330 ~6 100 ~5 700 ~6 200 ~13 600 20 188 25 426 32 914 36 841 36 088 36 949

Милли состав үзгәртү

Милләт 2002[10] 2010[11]
руслар 88,6% 88,7%
татарлар 6,6% 6,5%
украиннар 1,1% 1,0%

Икътисад үзгәртү

«Ялуторовскмолоко» сөт-консервлар комбинаты, ит комбинаты, тегү фабрикасы. Тимер-бетон әйберләр, такта яру һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау заводы.

Югары уку йортлары үзгәртү

  • Төмән дәүләт нефть һәм газ университетының филиалы.

Татар матбугаты үзгәртү

1931—1935 елларда шәһәрдә татар телле «Kymək xuçalьq» («Күмәк хуҗалык») гәҗите нәшер ителгән.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-11-24 
  2. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 http://www.mojgorod.ru/tjumensk_obl/jalutorovsk/
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=735
  5. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2014-01-27 
  11. 2010 ел сан алу базасы, archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-01-27