Шиханнар, Шихан — ачык рельефлы ялгыз таулар. Шиханнар — пермь чорыннан калган һәм хәзерге вакытта җир өстенә ялангачланып калыккан рифлар. Алар 250 млн ел чамасы элек пермь чорында сай сулы диңгез төбендә (элекке Урал океаны урынында) барлыкка килгән. Шиханнар Урал тауларыннан көнбатышка таба чылбыр булып сузылган.

Шиханнар
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Стәрлетамак
Карта
 Шиханнар Викиҗыентыкта

Башкортстан шиханнары үзгәртү

Исән калган Шиханнар үзгәртү

Башкортстанда 4 шихан: Йөрәктау, Торатау, Шаһтау, Куштау бар иде. Шаһтау «Башкортстан сода ширкәте» акционерлар җәмгыяте тарафыннан кырып бетерелде.

Хәзер акционерлар җәмгыяте натрий карбонаты Na2CO3 чималы җитмәү сәбәпле, Йөрәктау, Торатау, Куштау шиханнарын дә юкка чыгарырга ниятли. Шушы позиция белән Россия федераль чиновниклар арасында ярдәм таба. Денис Мантуров шиханнарны «Сода» җәмгыяте тарафына чимал өчен бетерүгә чакыра.[1][2]

Торатау шиханын саклау турында референдум язмышы үзгәртү

2018 елның көзендә активистлар Торатау шиханын саклау турында референдумга «Сез саклауга алынган "Торатау тавы" табигать паркының статусын сакларга ризамы?»" дигән сорау чыгаруны планлаштырганнар. БР Үзәк сайлау комиссиясе референдум уздыру гаризасын теркәми[3]

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү