Йөрәктау (шихан)
Йөрәктау — шихан, Башкортстанның Стәрлетамак районында урнашкан ялгыз тау, Стәрлетамак шәһәре янындагы дүрт шиханның берсе. Риф калдыгы. Табигать һәйкәле (1985). Башкалары (Торатау, Куштау) кебек Йөрәктау да 2008 елда «Русиянең җиде могҗизасы» (рус. Семь чудес России) проектында (Шихан буларак) Идел буе федераль округыннан конкурсның ярымфиналына үткән[1][2].
Йөрәктау | |
Ил | Россия |
Төбәк | Башкортстан |
Иң биек ноктасы | 338 м |
Йөрәктау Викиҗыентыкта |
Физик-географик тасвирламасы
үзгәртүОзынлыгы — 1 км, киңлеге 850 м, биеклеге — Агыйдел елгасы өслегеннән — 220 м, туфрак өслегеннән — 200 м, океан өслегеннән абсолют биеклеге — 338 м. [3].
Ул конуссыман формада. Битләү сөзәклеге 20-30 градус. Кыя чыгынтылары юк. Аскы өлеше коелып төшкән ташлар белән капланган.
Тауның төньяк итәгендә чишмәләр бар. Шуларның берсе күкертле. Янында генә Мукшы күле бар[4].
Тарихы
үзгәртү230 миллион ел элек Урал океанында (тропик диңгезе) түбән пермь (соңгы палеозой) чорында барлыкка килгән риф массивлары, риф калдыгы.
Тау белән бәйле вакыйгалар
үзгәртү1707 елда Йөрәктау итәгендә Күчем батыр җитәкчелегендәге баш күтәрүче башкортлар (алар арасында мишәрләр, татарлар, чуашлар, чирмешләр булган) һәм Аристов җитәкчелегендәге 900 сугышчы, 700 атлыдан торган (аларга хөкүмәткә тугъры башкортлар да кушылган булган) Хохлов отрядлары арасында сугыш булган. Сугыш ун көн барган һәм баш күтәрүчеләрнең җиңүе белән тәмамланган. 400 сугышчы әсир итеп алынган, башкалары үтерелгән, Хохлов Табын авылына качкан.[5].
Галерея
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 7 чудес России. Претенденты по округам(рус.)
- ↑ «Семь чудес России» 2012 елның 23 апрель көнендә архивланган.
- ↑ Стерлитамакские шиханы -:::- ГЕО портал Южноуралья. әлеге чыганактан 2007-11-13 архивланды. 2008-02-02 тикшерелгән.
- ↑ http://www.photographer.ru/nonstop/picture.htm?id=435049# Фотоиллюстрация, автор Петр Захаров
- ↑ История башкир, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2020-08-18