Стәрлетамак районы
һәм
Стәрлетамак районы | |
баш. Стәрлетамаҡ районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Стәрлетамак |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны | 40 325 (2010)[1] |
Нәрсә белән чиктәш | Әлшәй районы, Авыргазы районы, Гафури районы, Ишембай районы, Мәләвез районы, Стәрлебаш районы һәм Миякә районы |
Мәйдан | 2216 км² |
Почта индексы | 4531ХХ |
Рәсми веб-сайт | str-raion.ru |
Җирле телефон коды | 3473 |
Стәрлетамак районы Викиҗыентыкта |
Стәрлетамак районы (рус. Стерлитамакский район, чуаш. Çтерлĕ райо́нĕ) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Стәрлетамак шәһәрендә.
Географик белешмә
үзгәртүСтәрлетамак районы Чәрмәсән һәм Ашказар елгалары бассейнында урнашкан. Район көнчыгыш якта Агыйдел елгасы белән терәлгән. Районның гомуми мәйданы 2245 км² тәшкил итә.
Чиктәшлек
үзгәртүЯк | район |
---|---|
Төньяк-көнбатыш | Әлшәй районы |
Төньяк | Авыргазы районы |
Төньяк-көнчыгыш | Гафури районы |
Көнчыгыш | Ишембай районы |
Көньяк | Мәләвез районы |
Көньяк-көнбатыш | Стәрлебаш һәм Миякә |
113 авылны 27 авыл советына берләштерелгән. Иң зур торак урыннары: Наумовка, Олы Куганак, Рощинский авыллары. Стәрлетамак районында руслар, татарлар, чуашлар, башкортлар, мукшылар, украиннар яши. Татарлар руслардан кала халык исәбе буенча икенче урынны били. Иң борынгы татар авыллары – Аллагуат, Бүреказган, Талач, өч Усылы авыллары XVIII гасыр башларында нигезләнгәннәр. Район үзге Стәрлетамак тә 1747 елны шул исемле татар авылыннан башланып киткән. Кечерәк татар авыллары Чуртан, Кырмыскалы, Алатана, Кантюковка, Байрак, Алга. Татарлар күплєп Рощинский, Васильевка, Наумовка, Яңа Отрадовка авылларында да яши. Айгөл, Бигәнәш, Чуаш Куганагы, Карлыкүл (Салават ш. кергән), Матвеевка, Услыбаш, Ишпарс авылларның төп халкы – чуашлар. Башкорт авыллары: Аючы, Күчәрбай, Йөрәктау, Абдрахман, Кунакбай һ.б.
Тарихи белешмә
үзгәртү1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән, Стәрлетамак кантонын үзгәртү юлы белән барлыкка килгән.
1781 елдан Стәрлетамак өязе оешкач, район территориясендә 7нче башкорт, 2нче һәм 5нче мишәр кантоннары оештырыла. 1861 ел реформасы буенча Башкотстан җирләренә үзәк губерналардан күпләп күченү күзаллана. 1919 елны Башкортстан автономиясе оешкач, Стәрлетамакта республиканың хөкүмәте урынлаша, ләкин Стәрлетамак районы территориясе Уфа губернасы карамагында кала. 1930-40 елларда нефть ятмалары ачылгач, нефть индустриясе үсә башлый. Стәрлетамак районыда нефтьче бистәләре барлыкка килә, хәзерге Салават (элекке Аллагуат), Ишембай шәһәрләре.
Демографик хәл
үзгәртүРайон халкының милли составы
Милләт | Җанисәп 1970 | Җанисәп 1989 | Җанисәп 2002 |
руслар | 12 893 / 34,2% | ||
татарлар | 11 692 / 26.7% | 8 946 / 26.6% | 8 138 / 21,59% |
башкортлар | 3 487 / 7.8% | 4 537 / 13.5% | 8 141 / 21,59% |
чуашлар | 5 190 / 13,8% | ||
украиннар | 1393 / 3,7% | ||
мордвалар | 962 / 2,6% |
Демография
үзгәртү1939[2][3] | 1959[4][3] | 1970[5][3] | 1979[6][3] | 1989[7][3] | 2002[8][3] | 2008[9] | 2009[10] | 2010[1] | 2012[11] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
59 245 | ↘48 502 | ↘43 737 | ↘32 545 | ↗33 592 | ↗37 699 | ↘33 476 | ↘32 919 | ↗40 325 | ↗40 836 |
2013[12] | 2014[13] | 2015[14] | 2016[15] | 2017[16] | 1 гый 2018[17] | 1 гый 2019[18] | 2021[19] | ||
↗41 349 | ↗41 411 | ↗41 633 | ↗41 817 | ↗42 281 | ↗42 979 | ↗43 337 | ↗48 044 |
Танылган шәхесләр
үзгәртү- Леонид Алексеев (1935—2008), техник фәннәре докторы (1987), профессор (1989). БР атказанган фән эшлеклесе (1995).
- Хәсән Әхтәмов
- Рәмзия Вәлитева – 1965 елдан башлап гамәлдән чыкмаган, С. Вәгыйзов белән берлектә «Әлифба» китабын язучы.
- Гали Ибраһимов - язучы.
- Бәхтияр Мирзанов, ХХ гасыр башы татар язучысы.
- Имай Насыйри
- Исмәгыйль Рәмиев
- Рәшит Шәкүр - язучы, фольклорчы.
- Рим Янгузин (1941—2007), тарих фәннәре докторы (1990), профессор (1991). БР (1993), РФ (2002) атказанган фән эшлеклесе.
Матбугат
үзгәртүРайон гәзите рус телендә («Сельская новь» 2010 елның 22 август көнендә архивланган.) һәм татарча «Авыл тормышы» дөнья күрә.
Транспорт
үзгәртүСтәрлетамакның барлыкка килүе 1730 елларда Уфа – Ырынбур юлы ачылу белән бәйле. Юл өстендә бер көнлек юл арада ямнар (станцияләр) урнашканнар. Стәрлетамак һәм Аллагуат исемле авылларга ям хезмәтен үтәү шарты белән татарлар нигез сала. 1766 елны Агыйделдә Стәрлетамак тоз пристане эшли башлый. 1858 елны Уфа белән Стәрле арасында парахут хәрәкәте ачылган.
1934 елны Ишембай нефть ятмаларын хезмәтләндерү өчен Уфа – Стәрлетамак – Ишембай (кара Куйбышев тимер юлы) тимер юлы ачыла. 1936 елны пассажир поездлары җибәрелә. 1950 елны Аллагуат – Ермолаево (Күмертау) тармагы хезмәткә тапшырыла. 1981 елны Ырынбур белән туры хәрәкәт ачыла.[20]
Икътисад
үзгәртүАның биләмәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче 46 предприятие, шул исәптән 24 җитештерү кооперативы, 19 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.
Мәгариф
үзгәртү2009-10 уку елында район мәктәпләрендә 4149 бала 39 мәктәпкә йөргән. Шулардан татар балалары – 1120 (27%), чуаш балалары – 600 (14,5%), украиннар – 115, 72 – мукшы балалары.
Татар телендә укулар 5 мәктәптә барган, алар 365 баланы колачлаган. Тагын ике мәктәптә 121 бала татар телен һәм әдәбиятен дәрес буларак укыган. Татар телен теге яки бу күләмдә 486 бала өйрәнә ала (43,5%).
Башкорт телендә укыту 2 мәктәптә алып барылган (80 укучы).
Ике мәктәптә чуаш телендә укыту алып барылган (чуаш баласының 29%ы). Тагын бер мәктәптә 65 укучы чуаш телен өйрәнә. 66 укучы украин телен өйрәнә (шул милләт балаларының 57,4%), мукшы телен – 56 бала (77,8%).[21]
Моны да карагыз
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Стәрлетамак районы энциклопедиясе 2012 елның 25 июль көнендә архивланган. (рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов — Росстат, 2013. — 528 бит
- ↑ Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 года — Москва: Росстат, 2017.
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Стәрлетамак районы энциклопедиясе (рус.), archived from the original on 2012-07-25, retrieved 2012-06-12
- ↑ Стәрлетамак муниципаль районда 2009-10 уку елында мәгариф торышы турында мәгълүмат.