Рәмзия Вәлитова

(Рәмзия Вәлитева битеннән юнәлтелде)

Рәмзия Вәлитова, Рәмзия Гыйләҗетдин кызы Вәлитова (кыз фамилиясе Баязитова, ире бенча Вәгыйзова, 1914 елның 29 марты, РИ, Уфа губернасы, Стәрлетамак2002 елның 22 октябре, РФ, ТР, Арча) — укытучы, галимә, милли мәктәптә татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр, кырык басмасы дөнья күргән «Әлифба» авторы, 19371969 елларда Арча педагогия училищесы татар теле һәм әдәбияты укытучысы. ССРБ халык мәгарифе отличнигы, Татарстан АССР атказанган укытучысы (1961). Каюм Насыйри премиясе лауреаты (2008).

Рәмзия Вәлитова
Туган телдә исем Рәмзия Гыйләҗетдин кызы Вәлитова
Туган 29 март 1914(1914-03-29)
РИ, Уфа губернасы, Стәрлетамак
Үлгән 22 октябрь 2002(2002-10-22) (88 яшь)
РФ, ТР, Арча
Күмү урыны Арча
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре укытучы
Балалар улы Камил
Ата-ана
  • Гыйләҗетдин Баязитов (әти)
  • Зөһрә Галләметдин кызы Рәхимколова (әни)
Бүләк һәм премияләре ТАССР атказанган укытучысы
Каюм Насыйри премиясе
Әлифба музее дивары

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
40 тапкыр дөнья күргән «Әлифба». Авторлар: Р. Вәлитова, С. Вагыйзов. Рәссамы И. Язынин

1914 елның 29 мартында Уфа губернасы (хәзерге БР) Стәрлетамак шәһәрендә дүрт балалы гаиләдә туган. Әтисе — Гыйләҗетдин Баязитов чыгышы белән Рәмиевләр нәселеннән. Рәмзия бик яшьли ятим кала: башта әтисе, алты яшендә әнисе үлә. Казанда Татар коммунистлар университетында укучы туганы Кадыйр, кайтып, Рәмзияне һәм энесе Кәримне балалар йортына урнаштырып китә. Кадыйр Баязитов, саклану чарасы буларак, Рәмиевләргә бәйле «Баязитов» фамилиясен «Вәлитов»ка алыштырган була, Рәмзия дә документларында Вәлитова булып китә. Стәрлетамак балалар йортындагы җидееллык татар мәктәбен (бик яхшы билгеләргә), Стәрлетамак татар педагогия техникумын тәмамлый. Бер ел Стәрлебаш районының Карагыш мәктәбендә укыта. Районның балалар оешмасын җитәкли. Абыйсы Кадыйр энесе Кәримне Казан сәнәгатъ-икътисад техникумына укырга урнаштыра, Рәмзия Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Ләкин комсомол постында торганда абыйсы Кадыйрны атып үтерәләр.

1936 елда институтта бергә укыган Сәләй Вәгыйзовка (балачактагы исем-фамилиясе Сөләйман Хәлиуллин) кияүгә чыга. 1937 елда гаилә Арча педагогия училищесындә эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, ире фронтка китә. Харьков янында әсирлеккә алына. Аннан котылгач, 1945 елда ун елга Печора лагерена озатыла. Р. Вәлитова, ике баласын ияртеп, Печора лагерена барып чыга. Аннан кайткач, Арча фирка район комитетында аңа ультиматум куялар: «Я «сатлыкҗан» иреңнән аерыласың, я педагог эшеннән китәсең!» Рәмзия Вәгыйзова ире фамилиясен кыз фамилиясе Вәлитовага алыштыра, ләкин бу гына коткарып калалмый, эш эзләргә, яшәү урынын алыштырырга туры килә[1].

19371969 елларда Габдулла Тукай исемендәге (1948 елдан) Арча педагогия училищесындә (1992 елдан көллият) татар теле, әдәбияты һәм методикасы укыта.

Әлифба үзгәртү

1960 елда Сәләй Вәгыйзов белән беренче «Әлифба» китабын төзи башлыйлар, ул 1965 елда гына дөнья күрә. Татарстан АССР мәгариф министрлыгы уздырган бәйгедә Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитованың зәңгәр тышлы «Әлифба»сы икенче урынны ала. Беренче урын бирелми. Шуннан соң «Әлифба»ларга «юл ачыла»[2]. 1986 елда 6 яшьлек балалар өчен тагын бер «Әлифба», 1997 елда латин шрифтында яңа «Әлифба» төзиләр. Аларның «Башлангыч сыйныфта татар телен укыту методикасы» дәреслеге «Лингводидактиканың ин зур казанышы» дигән бәя ала. Рәмзия Вәлитова Сәләй Вәгыйзов белән берлектә 40 тан артык исемдә дәреслек һәм уку-укыту ярдәмлеге төзи. «Совет мәктәбе» («Мәгариф») журналында, республика матбугатында педагогика темасына әледән-әле мәкаләләр бастыра. Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында лекцияләр укый. Беренче сыйныф өчен «Татар теле», «Туган тел» дәреслекләре, «Язу һәм уку», «Рәсемле әлифба», «Кызыклы грамматика» һ. б. китаплары, методик кулланмалары хәзерге көнгә кадәр кулланыла.

Кызыклы факт үзгәртү

 
Әлифбага һәйкәл

1999 елда Арча педагогия көллиятендә С. Г. Вәгыйзов һәм Р. Г. Вәлитова язган «Әлифба» дәреслегенә, аларның педагогик һәм иҗади хезмәтләренә нигезләнеп, «Әлифба музее» ачыла[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясе. 1нче том. К.: 2008
  2. Айдар Хәлим. Гөман яктысы. «Мәйдан», 2016 ел, июль, 106-109нчы бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү