Арча педагогика көллияте

(Арча педагогия училищесы битеннән юнәлтелде)

Арча педагогика көллияте, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, рус. Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая1920 елдан Казан губернасы Арча кантоны (1920 елның 27 маеннан Татарстан АССР, 1990 елның 30 августыннан Татарстан) Арча шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы.
Каюм Насыйри премиясе лауреаты (2007).
Көллият директоры — Наил Габдрахманов, 2013 елдан Гөлнара Гарипова.

Арча педагогика көллияте
Элеккеге исемнәр Педагогик курслар (1920-1930)
Арча агропедагогия техникумы (1930-1937)
Арча педагогия училищесы (1937-1992)
Нигезләү елы 1920
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Арча
Адрес 422000, Татарстан,
Арча шәһәре,
Вәгыйзовлар ур., 14.
Сайт сайт
Көллият бинасы

Тарих үзгәртү

 
Көллият алдында Әлифбага һәйкәл

Кызыклы факт үзгәртү

 
«Әлифба музее»ннан күренеш

Көллияттә дөньяда уникаль булган дәүләт «Әлифба» музее ачылган. Музей Бөтенроссия музейлар ресстрына кертелгән. Төп экспозициядә — 37 мәртәбә нәшер ителгән татар «Әлифба»сы һәм аны төзүчеләр Сәләй Вәгыйзов, Рәмзия Вәлитова турында мәгълүмат. Музейда 200 дән артык төрле милләт әлифбалары үрнәкләре җыелган[4][5].

Белгечлекләр үзгәртү

  • Башлангыч сыйныфларда укыту
  • Мәктәпкәчә тәрбия
  • Физик тәрбия
  • Музыка белеме
  • Компьютер системаларында программалаштыру

Уку йортын тәмамлаучылар үзгәртү

Нигез салынганнан бирле, уку йорты 16 меңнән артык башлангыч сыйныфлар укытучысы әзерләп чыгарган.

2011 елда «Иман» продюсерлык үзәге көллият тарихына багышланган «Ягымлы кычыткан» (рус. Ласковая крапива) фильмы төшергән (реж. Николай Морозов)[6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Арча районы тарихы, archived from the original on 2016-04-05, retrieved 2016-02-07 
  2. Приказ Министерства образования Российской Федерации от 07.06.1995 N 295
  3. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы № 265/14 27.01.2014(үле сылтама)
  4. Әлифба музее
  5. Күчмәннәр командасы сайты
  6. Татар-информ, 30.03.2011

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү