Флера Тарханова

(Флёра Тарханова битеннән юнәлтелде)

Флёра Тарханова, Флёра Габдрахман кызы Тарханова (1947 елның 25 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чистай районы, Яуширмә2018 елның 31 июле, РФ, ТР, Казан) — шагыйрә һәм тәрҗемәче. Татарстанның журналистлар (1995) һәм язучылар (1998) берлекләре әгъзасы.

Флёра Тарханова

Ф.Г. Тарханова
Тугач бирелгән исеме: Флёра Габдрахман кызы Тарханова
Туу датасы: 25 май 1947(1947-05-25)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР Чистай районы Яуширмә
Үлем датасы: 31 июль 2018(2018-07-31) (71 яшь)
Үлем урыны: РФ, ТР, Казан
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1990-2018
Юнәлеш: поэзия, тәрҗемә
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Синең кайнар сулышың» (1998)
Бүләкләр: Гаяз Исхакый премиясе (2011)
Яшәү җире Фатыйх Әмирхан проспекты, Казан[1]
ире Наис Гамбәр (1947—2005).
Кызы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1947 елның 25 маенда Татарстан АССР Чистай районы Яуширмә авылында укытучылар гаиләсендә, 9 балалы ишле гаиләдә туган. Яуширмә сигезьеллык мәктәбен (1962), Арча педагогия укуханәсен (1966), Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1975) тәмамлаган. «Эш кәгазьләрендә һәм рәсми документларда русча терминнарның татарча эквивалентлары» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (2005).

2018 елның 31 июлендә каты авырудан соң вафат була, туган авылында (Чистай районы Яуширмә авылы) җирләнә[2][3] .

Хезмәт юлы үзгәртү

Иҗаты үзгәртү

1990 елларда көндәлек матбугатта һәм күмәк нәшрият басмаларында әдәби тәрҗемәләре, очерк-хикәяләре һәм шигырьләре басылып чыга. Мәхәббәт, яшьлеккә багышланган, милләт язмышы турында борчулы уйланулы лирик шигырьләр, балалар өчен шигырьләр һәм әкиятләр яза. Әсәрләрендә әдәп-әхлак, тәрбия мәсьәләләрен күтәрә. Шигырьләренә композиторлар көйләр яза.

Тәрҗемә үзгәртү

1971 елда чыккан «Азәрбайҗан хикәяләре» китабына Н. Аббасзадә һәм М. Ибраһимов әсәрләре Ф. Тарханова тәрҗемәсендә урнаштырылган [4]. Рәсми документлар, эш кәгазьләре, төрле кулланма-ярдәмлекләр белән беррәттән, рус, украин, азәрбайҗан язучылары хикәяләрен тәрҗемә итә. Кәфил Әмировның «Хокук саклау органнарында эш кәгазьләре» (Деловые бумаги в правоохранительных органах), Зөфәр Фәтхетдиновның «Өзелгән куллар кемне эләктерер» һәм «Унынчы корбан» исемле детектив повестьларын, Г. Сәйфуллина-Михееваның «Мөхәммәд пәйгамбәр тормышыннан хикәяләр» китабын (1997), Д. Әхмәрова-Сәинованың «Салих Сәйдәшев» китабын (2001), Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романын (2015) тәрҗемә итә. 1997 елда басылып чыккан «Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек»не төзүчеләрнең берсе. «Республика Татарстан. Увлекательное путешествие» китабын тәрҗемә итә (2013)[5] .

Китаплары үзгәртү

  • 1998 «Синең кайнар сулышың»
  • 1998 «Уңган кыз»
  • 2001 «Йөрәгемә ишерелгән серләр»
  • 2002 «Серле дөнья»
  • 2003 «Өч каурый»
  • 2005 «Яшьлек эзем калган сукмаклар»
  • 2007 «Алтын уклар»
  • 2007 «Язмышлар язылганда»


Чыганаклар үзгәртү

  1. Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009.

Әдәбият үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү