Кояш Тимбикова

татар язучысы, шагыйрә, публицист һәм журналист

Кояш Закир кызы Тимбикова (Тимбәкова) — татар язучысы, шагыйрә, публицист һәм журналист.

Кояш Тимбикова
Туган телдә исем Кояш Закир кызы Тимбикова
Туган 16 ноябрь 1937(1937-11-16)
Татарстанның Чистай районы Наратлы Елга авылы
Үлгән 2004(2004)
Казан
Милләт татар
Һөнәре язучы, журналист, публицист
Бүләк һәм премияләре Хөсәен Ямашев исемендәге премия, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре

Биография үзгәртү

Кояш Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә Татарстанның Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туа. Шул ук районның Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә ун ел укый. 19541959 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары егерме елга якын (19591979) «Азат хатын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире һәм журналның җаваплы сәркатибе булып эшли. 19791982 елларда ул – «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе. 1983 елдан бирле шул ук журнал редакциясендә бүлек редакторы вазифасын башкара.

Кояш Тимбикованың йөрәге 2004 елда тибүдән туктый. Кабере Чистай районы Иске Роман авылында.

Иҗат үзгәртү

Кояш Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре – очерк характерындагы журналистлык язмалары һәм хикәяләре белән көндәлек матбугатта 1959 елдан күренә башлый. «Кояш безгә елмая» (1962), «Тылсымлы таяк» (1964) кебек күмәк җыентыкларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре басыла, ә 1969 елда «Зәңгәр күлмәк» исемле хикәяләр һәм «Күңелләргә күләгә төшмәсен» исемле очерк китаплары дөнья күрә. 1971 елда «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыкка яшь авторның күләмле беренче әсәре – «Синең өчен» дигән повесте урнаштырыла.

70 елларда ул авылның хезмәт кешеләрен, бигрәк тә хатын-кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән бер төркем хикәяләр («Сөлге булсын бүләгем», «Шикәр Гайшә», «Таяныч», «Ут»һ.б), КамАЗ төзүче яшьләр тормышына багышланган «Агым уртасында», археологлар турында «Тәңкәле тау» һәм мораль – этик проблемаларны күтәргән «Кышкы талпыну», «Ярлар биек» исемле повестьларын иҗат итә.

Бүләкләр үзгәртү

Кояш Тимбикова Хөсәен Ямашев исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре бүләкләр иясе.

Сылтамалар үзгәртү