Төп менюны ачу

Чистай районы Татарстан Республикасының районы.

Чистай районы
RUS Чистополь flag.gif
Байрак
Gerb-Chistopolsky-region.gif
Илтамга
Башкала Чистай
Халык саны 77 242 (1 гыйнвар 2018) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 10 аугыс 1930[1]
Җәгърафия
АТБ Татарстан
Мәйдан 1,823 дүрткел киламитер
Координатлар 55.3667°N 50.6333°E Edit this on Wikidata


Административ үзәге – Чистай шәһәре.

Эчтәлек

ГеографияҮзгәртү

Чистай районы Татарстан Республикасының үзәк өлешендә, Чулман елгасының сул ярында урнашкан. Түбән Кама, Яңа Чишмә, Аксубай һәм Алексеевск районнары белән чиктәш.

ТарихҮзгәртү

1920 елга кадәр район җирләре Казан губернасының Чистай өязенә, 1920—1930 елларда — ТАССРның Чистай кантонына кергәннәр иде. Район 1930 елда барлыкка килә.

1958 елда район составына юкка чыгарылган Кызыл Армия районы, ә 1963 елда Биләр һәм Ширәмәт районнарының өлешләре кертеләләр.

1983 елның апрелендә аннан Яңа Чишмә районы аерып чыгарыла.

Чистай шәһәренең һәм районының мәдәни мирасы үникәл – биредә 144 мәдәни мирас объекты, 250 археология һәйкәле бар, А.М.Бутлеров, В.М.Молчанов, Б.Л.Пастернак, А.А.Фадеев, К.А.Федин, Л.М.Леонов, В.Ф.Боков, М.В.Исаковский, Е.А.Долматовский, К.А.Тренев исемнәре шәһәр тарихына язылган. Чистайны «Мәдәни Афина» дип атаулары юкка түгел. Бөек Ватан сугышы елларында бирегә 200дән артык язучы һәм мәдәният эшлеклесе эвакуацияләнеп, совет язучылары берлеге ачылган. Чистайдагы Әдәби фонд интернатында 500ләп язучы баласы, шул исәптән Т.Гайдар, А.Баталовлар яшәгән.

ХалыкҮзгәртү

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
35 258 64 739 49 860 21 823 21 716 19 406

Милли составҮзгәртү

Милләт 1970[9] 1979[9] 1989[9] 2002[10] 2010[11][12]
урыслар 43,9% 36,5% 36,1% 32,9% 34%
татарлар 47,2% 55,9% 57,0% 60,3% 59,6%
чуашлар ? ? 5,9% 4,5% 4,9%

Районда туган танылган шәхесләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү