Сарыкчылык

Сарыкчылык — сарыклар үрчетү белән шөгыльләнүче терлекчелек тармагы. Сарыкларның продукциясе булып ит, йон, сөт ризыклары тора. сарык үрчетү көтүлек җирләре күп булган илләрдә таралган. Аеруча чүлле һәм ярымчүлле көньяк илләре бу тармак белән мәшгуль.

Австралиядә сарык көтүе
Азәрбайҗанда сарык көтүе
Ovejas en Patagonia - Argentina.jpg

Сарыкчылык тармаклары:

  • нечкә рунлы,
  • ярымнечкә рунлы,
  • каты йонлы,
  • ярымкаты йонлы.

Каты йонлысы тунлы, ит-майлы, ит-йонлы һәм ит-йонлы-сөтлегә бүленә. Нинди тармакның үсүе,үрчетү җирлегенә карап таралган. Нечкә рунлы чүлле якларда, ярым нечкә рунлы һәм ит-йонлы тармаклар дымлы климталы якларда, ә таулы районнарда каты йонлы ит-йон-сөтле сарыклар үрчетәләр.

1997 елга җирдә 1,1 млрд сарык яшәве билгеле. Кытайда бу сан якынча 133 млн, Австралияда 123 млн, Һиндстанда 57 млн, Иранда 52, Төркиядә 33, ә Россиядә, Испанияда, Мароккода 15-25 млн.

Йонны иң күп җитештерүчеләр: Австралия, Яңа Зеландия, БДБ илләре, Кытай.

Сарык токымнарыҮзгәртү

Сарыкларның 600ләп токымы бар дип санала[1]. Иң популяр төрләр булып нечкә рунлы сарыклар санала:

  • алтай
  • асканий
  • кавказ
  • каракүл
  • совет мериносы
  • грозный
  • ставрополь
  • сальск
  • прекос
  • маныч мериносы.

Бу токымнардан зур булганлыктан йон күп алалар.

Кайбер башка токымнары:

  • гемпшир
  • апшерон сарыгы

ГенофондҮзгәртү

Иң кыйммәтле сарык генофонды булып Украинаның 16 нәсел заводы санала. Асканий токымы буенча 3 завод («Аскания Новая» и «Красный чабан» Херсон өлкәсе, «Атманай» Запорожье өлкәсе); прекос токымлы 4 завод («Илличивка», «Степок» , «Чувирине», «Пограничник»).

Цигай токымлы 5 нәсел заводы ( Р.Люксембург ис., «Славное», «Черноморский», «Виктория», «Дружба народов»). Украина токымлы 3 нәсел заводы («Аскания Новая», «Маркеево»)

ИскәрмәләрҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Ерохин А. И., Ерохин С. А. Овцеводство. — М.: МГУП, 2004. — 479 с ISBN 5-8122-0780-1

СылтамаларҮзгәртү