«Төньяк Европа — Көнбатыш Кытай» тиз йөрешле автомагистрале — Санкт-Петербургны (Россия) Ляньюньган порты (Кытай) белән тоташтырачак юл — Финляндия чигеннән Көнбатыш Кытайга кадәр сузыла. Аурупа белән Азия арасында транспорт бәйләнешен яхшыртуны һәм Кытайдан товар импортын җиңеләйтүне максат итә. Төзелеш эшләре 2008 елда башланды. 2018 елда тәмамланыр дип фаразлана.

Төньяк Европа — Көнбатыш Кытай
Сурәт
Дәүләт  Россия
 Казакъстан
 Кытай
Чик нокталары Санкт-Петербург һәм Ляньюньган[d]
Озынлык 8445 km
 Төньяк Европа — Көнбатыш Кытай Викиҗыентыкта

Яңа автобан Санкт-Петербургдан башланып, төзелүче тиз йөрешле автомагистраль буенча Мәскәүгә җитәргә, аннан Мәскәү-Казан федераль юлы буенча узарга тиеш. Татарстанда юл Сорочьи Горы янында Кама елгасы аша күпердән чыгып, Әлмәткә кадәр 150 км үтә. Башкортстанның көнбатышында Бәләбәй, Стәрлетамак янәшәсеннән бара. Казакъстанда трасса Актүбә, Кызылорда, Шымкент, Тараз, Кордай, Алматы тирәсеннән уза. Кытайда Хоргос, Өремче яныннан үтеп, Ляньюньган диңгез портына барып җитә.

  • Юлның барлык озынлыгы — 8445 км
  • Төре — автомагистраль, автобан, тиз йөрешле юл
  • Йөреш полосалары саны — 4 яки 6
  • Хәрәкәт тизлеге — 100—150 км/сәг.
  • Климат шартлары — континенталь, кискен континенталь

Юлның күпчелек өлешендә автомобильләрдә йөрү түләүле булачак.

Сылтама үзгәртү

http://www.europe-china.kz/