Актүбә
Актүбә (каз. Ақтөбе, рус. Актюбинск) — Казакъстанның көнбатышында, Европа өлешендә урнашкан шәһәр, Актүбә өлкәсенең мәркәзе. Илнең сәнәгый, эшлекле һәм мәдәни үзәкләренең берсе.
Актүбә | |
---|---|
![]() | |
Ил | Казакъстан |
Регион | Актүбә өлкәсе |
Координатлар | 50°17'1"N, 57°13'47"E |
Башлык | Шахаров, Асхат Берлешевич[d] |
Нигезләнгән | 1869 |
Мәйдан | 235 км² |
Халык саны | 345 687 кеше |
Телефон коды | 7132 |
почта индекслары | 030000 |
Рәсми сайт | akimataktobe.gov.kz |


География Үзгәртү
Актүбә Җаекның сул кушылдыгы — Илекнең сул ярында урнашкан.
Климат Үзгәртү
- Уртача еллык температура — +5,3 °C
- Уртача еллык җил тизлеге — 2,4 м/с
- Уртача еллык һава дымлылыгы — 68%
Актүбә климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 4,5 | 5,3 | 23,6 | 30,9 | 39,0 | 39,9 | 42,2 | 42,9 | 38,3 | 29,7 | 17,0 | 11,2 | 42,9 |
Уртача максимум, °C | −8,1 | −7,1 | −0,4 | 13,3 | 22,0 | 28,2 | 29,9 | 28,3 | 21,7 | 12,1 | 0,7 | −5,7 | 11,2 |
Уртача температура, °C | −12,3 | −11,9 | −5,4 | 7,0 | 14,9 | 20,9 | 22,7 | 20,7 | 14,0 | 5,7 | −3,2 | −9,7 | 5,3 |
Уртача минимум, °C | −16,5 | −16,3 | −9,8 | 1,4 | 7,9 | 13,4 | 15,6 | 13,5 | 7,4 | 0,6 | −6,5 | −13,6 | −0,2 |
Абсолют минимум, °C | −48,5 | −45 | −37 | −18,9 | −7,6 | −0,9 | 4,1 | 0,7 | −7,9 | −26,3 | −35 | −41,5 | −48,5 |
Явым-төшем нормасы, мм | 25 | 23 | 26 | 31 | 34 | 35 | 29 | 27 | 19 | 27 | 28 | 29 | 333 |
Чыганак: Погода и климат |
Тарих Үзгәртү
Тургай өлкәсенең Актүбә өяз шәһәренә 1891 елда Актүбә ныгытмасы урынында нигез салганнар. Ә ул исә 1869 елда барлыкка килде. Шәһәрдә татар бистәсе булды. XX гасырның башында шәһәр аша Ырынбур-Илецк-Актүбә-Кызылурда-Төркистан-Ташкәнт тимер юлы (1905 ел) үткән. 1932 елда шәһәр Актүбә өлкәсенең мәркәзе булган.
Халык Үзгәртү
1959[1] | 1970[2] | 1979[3] | 1989[4] | 1999[5] | 2009[5] |
---|---|---|---|---|---|
96 680 | 149 914 | 190 569 | 253 532 | 253 088 | 345 687 |
Шәһәрдә казакълар (68,72 %), руслар (19,58 %), украиннар (5,69 %), татарлар (2,21 %) һәм башка халыклар яшиләр. Халык исәбе 367 мең кеше тәшкил итә, ә шәһәр хакимияте буйсынган 5 авыл округының халкы белән — 416 мең кеше (2012).
Дин Үзгәртү
Ислам Үзгәртү
- Актүбә үзәк мәчете. Проект авторы — Айвар Саттаров (Казан).
Кызыклы фактлар Үзгәртү
2012 елның июль аенда шәһәрдә Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков катнашуы белән республика сабантуе үткәрелде[6].
Искәрмәләр Үзгәртү
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php
- ↑ 5,0 5,1 Перепись населения Республики Казахстан 2009 года. Население Республики Казахстан (том 1) (PDF), archived from the original (PDF) on 2013-02-27, retrieved 2013-11-05
- ↑ В Актобе открылся республиканский праздник «Сабантуй» с участием гостей из России (рус.)