Актүбә үзәк мәчете

Актүбә үзәк мәчете (каз. Ақтөбе орталық мешіті) — Казакъстанның Актүбә өлкәсенең үзәге Актүбә шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Мәчетнең беренче бинасына 1901 елда татар сәүдәгәрләре нигез салган. 2014 елның җәендә мәчетнең яңартылган бинасы ачылган.

Мәчет
Актүбә үзәк мәчете
каз. Ақтөбе орталық мешіті
Мәчетнең тыштан күренеше
Мәчетнең тыштан күренеше
Мәчетнең тыштан күренеше
Ил Казакъстан
шәһәр Актүбә, Ш. Берсиев ур., 22
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре җәмигъ мәчете
Төзелеш еллары 20122014 еллар
Төп даталар:
1903 (ачылган)
1929 (ябылган)
1991 (яңадан ачылган)
2014 (яңа бина төзелгән)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Шәһәрнең татар сәүдәгәрләре Актүбә шәһәрендә җәмигъ мәчете төзү башлангычы белән чыга. 1885 елда Актүбә өязе башлыгы Сунгуров Ырынбур генерал-губернаторы Николай Крыжановскийдан(рус.) мәчет төзү өчен рөхсәт кәгазе ала. Акча булмау сәбәпле, ул вакытта мәчет төзелми кала. Сунгуровтан соң өяз башлыгы булган Солтан Сәетгалин, аннары Сухин чорында мәчет төзү мәсьәләсе яңадан күтәрелә. Мәчет төзү фондына Орскидан килгән эре сәүдәгәр Мәхмүт бай Ибраһимов беренче кертем ясаган. Х. Гобәйдуллин, Ә. Хөсәенов, Ф. Зәбиров, Габдрәшитов, Садыйковлар акчалата өлеш кертәләр. 1901 елның җәендә Актүбәдә кызыл кирпечтән (таштан) җәмигъ мәчете төзелә башлый. Мәчет янында мәдрәсә, руханилар өчен торак йортлар, кунакханә, ат утары да торгызыла. Мәчет төзү фондына беренче кертем ясаган Мәхмүт бай Ибраһимов Ташкәнткә барып, мәчет проекты турында киңәшләшеп кайта. Табын ыруы кешеләре мал сатып, төзелеш материалы белән ярдәм итә. 1903 елда мәчет бинасы төзелеп бетә. Беренче имамнар — Гомәр хәзрәт, Әхмәтфазыл Корбанаев, азанчы Зәйнулла Януаровны Уфадан махсус чакыралар.

1929 елда мәчет ябылган. Руханилар репрессиягә эләккән. Мәчет янәшәсендәге биналар Бөек Ватан сугышы елларында рентген аппаратурасы һәм авыл хуҗалыгы машиналары заводлары төзелеше өчен сүтеп алынган. Мәчет бинасы басмаханә, драма театры склады булып хезмәт иткән. 1991 елда мәчет мөселманнарга кире кайтарылган[1].

2012 елда мәчетне зурайту, аның янәшәсенә яңа бина торгызу эше башланган. Беренчел эшләргә бюджеттан 200 млн теңге бүлеп бирелгән. Өлкә предприятиеләре һәм оешмаларыннан мәчет төзү өчен 700 млн тәңгә иганә акчасы җыелган. Проектның авторы — Айвар Гомәр улы Саттаров (Казан), 2008 елда Нургасыр мәчете(казакъ) проекты өчен Казакъстанның «Достық» (Дуслык) ордены белән бүләкләнгән архитектор. Проектта тарихи мәчет бинасын җимермичә, беренче мәчетнең тарихи образын булдыруга юнәлтелгән эш алып барыла. 2014 елның җәендә яңа мәчет ачыла, мәчетнең иске бинасы музей итеп файдаланыла[2].

Тасвирлама үзгәртү

Үзәк мәчет — шәһәр халкы өчен уңайлы урында. Биредә уку йортлары күп. Базар якын, аңа күпсанлы мөселманнар килә. Бина ике (берсе зур, икенчесе кечкенә) гөмбәзле, ике (берсе озын, икенчесе кыска) манаралы. Анда бер үк вакытта 1 250 (реконструкциягә кадәр 200) мөселман намаз укый ала. Бина эчтән 3 кат дәрәҗәсендә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым гыйбадәт заллары, административ бүлмәләр, ашханә бар. Территория төзекләндерелгән, янәшә урнашкан мәйдан да мәчеткә кайтарылган, анда машина кую урыны оештырылган[3].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Гүлҗан Базылкызы. Актүбәдәге беренче мәчет. Ақтөбе (гәҗит), 30.04.2009(казакъ)
  2. Аманкос Орынгалиулы. Көне мешіт жаңарады (Борынгы мәчет яңара). Ақтөбе (гәҗит), 29.05.2012(казакъ)
  3. Актүбәдә яңартылган шәһәр үзәк мәчете ачылды. ИА «Казинформ», 20.06.2014(рус.)