Җәмигъ мәчете

җомга намазы укыла торган мәчет

Җәмигъ мәчете, шулай ук Җомга мәчете (гарәп. مسجد الجمعة‎) ― җомга көннәрендә көн уртасында җомга намазы укыла торган мәчет. Җомга намазында имам мөнбәргә менеп басып, хөтбә укый. Хөтбә белән бергә вәгазь дә сөйләнә.[1]

Хан-Җәмигъ мәчете (Кизләү, Кырым)

Җомга намазы өчен аны шәһәрләрдә һәм чагыштырмача зур торак пунктларда үткәрү кирәкле шарт дип саналган. Җәмигъ мәчетенең аерылып тору билгесе — мөнбәр элегрәк зур мәчетләрдә генә күзәтелсә, хәзер гадәти мәчетләрнең һәрберсендә мөнбәр бар.

«Җәмигъ мәчете» дигән сүз очраган иң беренче гарәп әсәрләренең берсе ― Мисыр тарихчысы Габдрахман Габделхәкәмның[d] (801–871) «Мисыр, Әл-Мәгъриб һәм Әл-Әндәлус яулап алулары» китабы. Анда Мисыр хакименең Каһирәнең элгәресе булган Фуртат шәһәрендә төзегән мәчете «Җәмигъ мәчете» дип аталган.

Иртә ислам традициясендә җәмигъ (үзәк) мәчетләр һәм зур булмаган, биш вакыт намаз укый торган мәчетләр арасында функциональ аерма булган. Башта һәр шәһәрдә бер җәмигъ мәчете генә булган һәм анда җомга намазлары үткәрелгән, шәһәр кварталларында биш вакыт намазларын үткәрү өчен кечерәк мәйданлы мәчетләр төзелгән. Җәмигъ мәчете янында, гадәттә, шәһәр хакиме яки губернатор үзенең резиденциясен төзегән.[2] Еш кына җәмигъ мәчете мәдрәсә, дини үзәк, хаҗилар һәм суфыйлар зәвиясе, нигез салучының җирләнгән урыны функцияләрен да башкарган.[3] Кайсыбер Ислам илләрендә, мәсәлән, Мисырда, башта җомга намазларын уздыру башкаладан читтә урнашкан торак пунктларында рөхсәт ителмәгән.[4] Мөнбәр, шулай ук миһраб, гөмбәз һәм манара VIII гасыр азагында иртә Габбәсиләр[d] чоры җәмигъ мәчетләренең стандарт атрибутлары булып китә.[5]. VII гасыр уртасында барлыкка килгән, ислам архитектурасында иң борынгы булган гарәп тибындагы Мәсҗиден-Нәбәви җәмигъ мәчетләренең алга таба үсешендә башлангыч нокта булып хезмәт итә.[6][7]

Шәһәрләрдә халык саны үскән саен, бер торак пунктта берничә җәмигъ мәчете булу гадәти хәлгә әверелгән. Мәсәлән, хәзерге Каһирәнең элгәресе Фустат шәһәренә VII гасырда бердәнбер җәмигъ мәчете белән нигез салынган, XV гасырга Мәмлүкләр вакытында шәһәрдә 130 җәмигъ мәчете булган.[8] Яңа җәмигъ мәчетен төзегәндә төп таләп булып 40тан да ким булмаган мөселманның булуы торган. [9]

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Ислам. Белешмә ― сүзлек (төзүче Заһид Шәфигый). К. ТКН, 1993, 122нче бит. ISBN 5-298-00949-2
  2. Esposito, John L., ed (2009). "Khuṭbah". The Oxford Encyclopedia of the Islamic World. Oxford University Press. ISBN 9780195305135. 
  3. Мечеть /Большая российская энциклопедия (2004—2017).
  4. Masd̲j̲id // Encyclopaedia of Islam, Second Edition. — Brill, 2012.
  5. Petersen, Andrew. minbar // Dictionary of Islamic architecture. — Routledge, 1996. — P. 191—192.
  6. Akel Ismail Kahera. . — University of Texas Press, 2002. — P. 29. — 194 p. — ISBN 9780292743441.
  7. Akel Ismail Kahera, Latif Abdulmalik, Craig Anz. [1]. — Architectural Press, 2009. — P. 16. — 93 p. — ISBN 9780750667968.
  8. Behrens-Abouseif, Doris (2008). "The Mamluk City: From Fustat to al-Qahira". in Jayyusi, Salma K.. The City in the Islamic World (Volume 1). Brill. pp. 295—316. ISBN 9789004171688. 
  9. Lexikon der Islamischen Welt, 1. Band, Kohlhammer, 1974, ISBN 3-17-002160-5, Seite 183