Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Биналар
МәчетМанара
МихрабКәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
ВаххабчылыкСәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия

Мөнбәр, минбәр (гарәп. منبرми́нбар — «тавыш күтәрә торган урын», «трибуна») — мәчет элементларының берсе, җәмигъ мәчетенең аерылып тору билгесе — имамның вәгазь укый торган урыны. Мәчетләрдә имам-хатибка җомга һәм бәйрәм намазлары вакытында вәгазь сөйләү, хөтбә уку, намаз уку, дога кылу өчен көйләнгән биек урын (тәхет, баскыч). Элегрәк зур мәчетләрдә генә күзәтелсә, хәзер гадәти мәчетләрнең һәрберсендә мөнбәр бар. Мәчеттә имам мөнбәргә күтәрелгәч, барлык сөйләшүләр туктатыла, барлык дин тотучыларның игътибары вәгазьгә туплана.

Тарих үзгәртү

Беренче мөнбәр Мәдинә шәһәренең Пәйгамбәр мәчетендә (Мәсҗиден-Нәбәви) хөрмә агачы кәүсәсен кисеп ясалган була. 628629 елларда Мөхәммәт пәйгамбәр агачтан ике баскычы, утыру өчен урыны булган яңа мөнбәр ясата. Бу мөнбәрдән шулай ук беренче өч хәлифә дә (Әбу Бәкер, Гомәр, Госман) файдаланган. VIII гасырдан башлап имамнар вәгазьне мөнбәрдән сөйләүгә күчә. IX гасырдан мөнбәр түшәмле биек трибуна формасын ала башлый. Мондый мөнбәргә култыксалы, порталы булган яки ишекле баскыч алып менә. 1256 елда Мәдинә мәчетендәге янгын аның мөнбәрен юк иткән. Хәзерге вакытта Пәйгамбәр мәчетендә төрек солтаны Морат III фәрманы белән эшләнгән мөнбәр урнашкан.

Тасвирлама үзгәртү

Мөнбәрнең элегрәк даими урыны булган (стационар) яки күчереп йөртелә торган трибуна формалары булган. Мөнбәр формасы хакимнәрнең тәхете һәм антик базиликларда казыйлар (судьялар) кәнәфие формасыннан килеп чыккан.

Ул михрабның уң ягында урнаша. Гадәттә, мөнбәргә 5, 7, 9 һәм аннан да күбрәк баскыч алып менә. Мөнбәр, гадәттә, агачтан ясала. Еш кына агачтан яки таштан уеп, бизәп, зиннәтле итеп ясыйлар, кыйммәтле ташлар, мәрмәр яки кыйммәтле агач токымнары белән инкрустациялиләр, алтын белән йөгертәләр, төсле фаянс яки пыяла белән бизиләр, шуңа күрә мөнбәр декоратив сәнгать әсәре дә булып тора[1].

Фотогалерея үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Минбәр. Китапта: Ислам (белешмә-сүзлек, төзүче Заһид Шәфигый). К.: ТКН, 1993. 91нче бит. ISBN 5-298-00949-2

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. БРЭ / Минбар 2020 елның 26 сентябрь көнендә архивланган.(рус.)