Сөннәт
Сөннәт (фар. سنت сөннәт[1], гарәп. سنة сөннәһ) — ислам хокугында Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи үәссәләм) әйткән сүзләре һәм гамәлләре, ягъни хәдисләре. Ул шәригатьтә Коръәннән соң икенче урында тора. Пәйгамбәр галәйһиссәләм сөннәткә төп-төгәл иярергә куша.
Сөннәтнең икенче төрле мәгънәсе — ул мәҗбүри булмаган, ләкин хупланылган гамәл. Риваятьләр буенча, Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи үәссәләм) эшләгән гамәлләр (меиб). Сөннәт ике өлештән тора:
- даими кылына торган гамәлләр (бик сирәк очракта гына калдырыла). Мәсәлән, иртәнге намаз, өйләнең беренче һәм икенче, ахшам намазы сөннәте һәм ястү намазының икенче сөннәте.
- даими эшләнмәгән гамәлләр. Мәсәлән, икенде намазының сөннәте һәм ястү намазының беренче сөннәте.
Сөннәт һәм КоръәнҮзгәртү
Сөннәт һәм Коръәннең бәйләнеше мәсьәләләре дин нигезе буенча язылган хезмәтләрдә мөһим урын алып тора. IX–X гасырларда фикһ нигезләре буенча хезмәтләрдә Коръән һәм Сөннәттән башка чыганакларны кулланылу мөмкинлеге соравы тикшерелә.
Сөннәт Коръәндә «хикмәт» сүзе астында искә алына. Шулай ук анда пәйгамбәргә буйсыну, иярү, аңа карышмау әмерләре бар.
БидгатьҮзгәртү
Бидгать - дингә кертелгән яңалыклар, сөннәткә капма-каршылыкны аңлатучы термин. Бидгать зур гөнаһлардан санала.
Шулай ук карагызҮзгәртү
СылтамаларҮзгәртү
- Сунна устами Пророка
- Важность Сунны
- Упоминание Сунны в Коране
- Что такое сунна? (словарное определение и список источников по теме)
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Сөннәт — 1) гадәт; 2) Мөхәммәтнең сүзләре, эшләре. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 534.