Гашура көне
(Гашура битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Гашура көне (гарәп. عاشوراء ʻашура’) — мөхәррәм аеның унынчы көне[1]. Шигыйләр бу көнне Кәрбаладагы вакыйгаларга, өченче имам Хөсәен һәм аның тарафдарлары үлеменә багышланган матәмне үткәрәләр. Бу йола мөхәррәмнең 1 нән 10 на кадәр дәвам итә. Бу көннәрдә мөнәҗәтләр, догалар укыла. Шулай ук Шахсәй-вахсәй үткәрелә.
Сөнниләр бу көнне ураза тотарга тырышалар, чөнки бу көндә ураза тоту бик саваплы булып санала.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Гашура — мөхәррәм аеның унынчы көне (дини бәйрәм). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 89.
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Day of Ashura (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|