Шәхсәй-вахсәй

(Шахсәй-вахсәй битеннән юнәлтелде)

Шәхсәй-вахсәй (фарсы теленнән) — ислам динендә шигый мөселманнар арасында таралган, Гашура көнне үткәрелүче кайгы белдерү (матәм) йоласы. Шигыйларның өченче имамы Хөсәеннең (620-680) үлеменнән соң, аның тарафдарларыннан башланып киткән үз-үзеңне газаплау күренеше. Йола Хөсәен үтерелгән көндә – мөхәррәм аеның унынчы көнендә (Гашура, Гашир көн)[1] үткәрелә.

Кылыч белән яра ясау. Баһрәйн, 2011

Йола исемеҮзгәртү

Үз-үзләрен газаплаучылар, кайгы белдереп: «Шах, Хөсәен, вах, Хөсәен!» - дип кычкыралар, шуннан кыскартылып, Аурупа телләренә, «шәхсәй-вахсәй» булып калган.

ТарихҮзгәртү

Б.э. 680нче елында, дүртенче хәлиф Галинең (599-661) кече улы Хөсәен (620-680), үзенә хәлифәлек дәгъвалап, Гыйракка юнәлгән вакытта, үзе һәм 73 тарафдары Кәрбала бистәсендә үтерелә. Шигый мөселманнар Хөсәенне дин өчен газап чигеп үлгән, дин юлында шәһит киткән изге дип саныйлар.

ЙолаҮзгәртү

Йола шигыйлар күпләп яшәгән илләрдә (Гыйрак, Иран, Һиндстан, Мьянма, Пакистан, Әфганстан, Лөбнан, Төркия, Лөбнан, Баһрәйн һ.б.) урамда, күп кеше катнашында уза. Фанатик шигыйлар, күп очракта руханиларга ялланган кешеләр, «Шах, Хөсәен, вах, Хөсәен !», дип кычкырып, күкрәкләренә йодрык белән сугалар, утлы күмер өстендә йөриләр, үзләрен чылбырлар белән кыйныйлар, кылыч яки пычак белән тәннәрен җәрәхәтлиләр, чөнки риваятьләр буенча Хөсәен тәненә 33 кылыч, 34 пычак ярасы алган, дип исәпләнелә.

Иран шаһы Риза Пәһләви (1878-1944) үзе ил белән идарә иткән чорда (1925-1941) урамнарда шәхсәй-вахсәй йоласын уздыруны тыя. Ләкин Ислам инкыйлабыннан соң әлеге тыю көчен югалта.

МаксатыҮзгәртү

Шәхсәй-вахсәй шигый мөселманнар арасында дини хисләрне көчәйтү, милли һәм дини дошманлыкны үстерү максатына хезмәт итә.

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Ислам. Белешмә-сүзлек (төзүче Заһид Шәфигый). Казан: ТКН, 1993. ISBN 5-298-00949-2

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү