Ваһһабичылык

(Ваххабчылык битеннән юнәлтелде)

Ваһһабичылык - Ислам динендәге бер агым.

Ваһһабичылык
... хөрмәтенә аталган Мөхәммәт бине Габделвәһһаб[d]
Нигезләүче Мөхәммәт бине Габделвәһһаб[d]
Сәнгать юнәлеше салафия[d] һәм асария[d]
Чыгыш иле Первый Дирийский эмират[d]
 Дирийский эмират[d]
Мәзһәб Хәнбәли
Моңа бәйле сурәт
 Ваһһабичылык Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

XVIII гасырда Гарәбстанда ваһһабичылык агымы барлыкка килә. Аңа нигез салучы булып Мөхәммәд Ибн Гәбдел-Вәһһәб (1703—1787) санала. Ваһһабичыларның төп принцибы бер Аллаһыны гына тану. Ваһһабичылар исламга төрле «яңалыклар» кертүгә каршы чыгалар. Алар фикеренчә, изгеләр культы да, дәрвишлек тә, шулай ук гарәпләрнең мәҗүсилек дәвереннән килгән кагыйдә, йолалары да ислам диненә чит. Шул сәбәпле ваһһабичылар үзләренә каршы чыканнарны кәфер дип, аларны үтерергә рөхсәт иттеләр. Бу бик зур ялгышлык булды.

Сәяси программа үзгәртү

Ваһһабичыларның сәяси программасы — Гарәбстандагы вак кенәзлекләрне бергә җыю, төрле ызгыш-талашларны, феодаль анархияне бетерү. XIX гасыр башында Гарәбстан ярымутравы бер дәүләт территориясенә әверелә. Ләкин шуннан соң берничә мәртәбә таркала һәм яңадан оеша. XX гасырда Ибн Согуд (1880—1953) җитәкчелегендә, Бөек Британия дәүләте ярдәмендә гарәбстандагы вак кенәзлекләрне үзенә буйсындырып, яисә юк итеп Согуд Гарәбстаны чикләре белән оешкан мәмләкәт барлыкка килә. Согуд Гарәбстанында ваһһабичылык рәсми идеология дәрәҗәсенә күтәрелә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү