Ислам
Исла́м (гарәп. الْإِسْلَام, al-Islām – Аллаһ Тәгаләгә буйсыну) – иң яшь һәм икенче урында торучылар, христиан диненнән соң, дөнья, шулай ук монотеистик Ибраһим дине. Иярүчеләр саны якынча 2 миллиард кеше (2022)[чыганагы?]. Ислам динен тотучылар мөселман дип атала.
Ислам VII гасырда барлыкка килгән. Аның нигез салучысы - Мөхәммәд пәйгамбәр (570–632). Изге китап – Коръән; Ислам тәгълиматларының һәм законнарының икенче мөһим чыганагы - Сөннәт, ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең сүзләре һәм эшләре турында традицияләр (хәдис) җыелмасы. Исламның биш баганасы - шахада (иман һөнәре), дога, ураза, зәкәт (ярлылар өчен мәҗбүри хәйрия) һәм хаҗ.
Ислам шартлары
үзгәртү- Шәһадәт, шәһадә – ислам диненең ике төп кагыйдәсен үз эченә ала һәм ул мөселман догаларының нигезен тәшкил итә.
Шәһадәт: "Әшһәдү әллә иләәһә илләллаһ вә әшһәдү әннә Мүхәммәдәр расүлүллаһ"
Мәгънәсе: Мин Аллаһы Тәгаләдән башка тәңре юк икәнлегенә һәм Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләнең илчесе икәнлегенә таныклык бирәм.
- Саләт – мөселман диненең кануны буларак кабул ителгән, һәркөнне биш тапкыр укылуы фарыз булган намаз.
- Саум – ураза, ул мөселманнарның иң зур вазыйфаларыннан берсе, Рамазан аенда таң атканнан алып кояш баеганчы ашау-эчүдән тыелып тору.
- Зәкят – елга бер тапкыр фәкыйрьләр файдасына хәлле мөселманнар тарафыннан мәҗбүри бирелә торган хәер.
- Хаҗ – мөмкин булганча, һәр мөселман тарафыннан үтәлә торган Мәккәгә барып гыйбадәт кылу йоласы. Хаҗ вакыты Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көненә туры килә һәм Корбан бәйрәме белән төгәлләнә.
Гамәл
үзгәртүИслам дине буенча кешеләрнең гамәлләре сигез төрлегә бүленә:
- Фарыз – аны эшләү сәваблы, ә эшләмәү гөнаһлы саналган гамәл. Бу гамәлнең фарызлылыгын танымаган кеше кәфер була. Фарыз гамәлләр: ислам диненең хаклыгына ышану; һәркөн биш вакыт намаз уку; Рамазан аенда һәркөн ураза тоту; һәр ел малның зәкатен бирү; байлыгы җитәрлек кеше, гомерендә бер мәртәбә, Мәккәи Мөкәррәмәгә барып, Хаҗ кылу кебекләр.
- Ваҗиб – аны эшләү сәваблы, эшләмәү гөнаһлы, ә инкар итү зур гөнаһлы саналган гамәл. Ваҗиб гамәләрдән: витр намазын уку; гает намазларын уку; фитыр сәдакасын бирү; корбан чалу.
- Сөннәт – эшләве сәваблы, эшләмәү гөнаһсыз саналган гамәл. Ләкин бу гамәлне кылмаучы Мәхшәр көнендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәфәгатенә лаек булмас. Сөннәт гамәләр: яхшы эшләрне "Бисмилләһ" белән башлау; Коръән укыр алдыннан "Әгузе"не әйтү; төчкергәч "Әлһәмдүлилләһ" дию; иманлы кешеләргә сәлам әйтү кебек гамәлләр.
- Мөстәхәб – эшләве сәваблы, эшләмәү гөнаһсыз һәм кыямәт көнендә шелтәсез саналган гамәл. Мөстәхәб гамәлләрдән: нәфел намазларын уку; нәфел уразаларын тоту; нәфел сәдакалар бирү; буш вакытта Коръән уку.
- Мөбах – эшләү һәм эшләмәү сәвабсыз да, гөнаһсыз да булган гамәл. Боларга хәләл ризыкларны ашау-эчү, утыру, тору, йоклау, зарарсыз сүзләр сөйләү һ. б. гамәлләр керә.
- Мөстәкрәһ – эшләү гөнаһлы булмаса да, әдәпсезлек саналган һәм шелтәгә тиеш гамәл. Мөстәкрәһ гамәлләр: урамда яисә кешеләр алдында ашау; авызны капламыйча иснәү; кычкырып кикерү кебек гамәлләр.
- Мәкруһ – эшләү, яки аны дөрес дип әйтү гөнаһлы булган гамәл. Бу гамәлләргә түбәндәгеләр керә: отышлы уеннар уйнау; әдәпсез җырлар җырлау; әдәпсезлекләр эшләү һ.б.
- Хәрам – эшләү зур гөнаһлы, ә бу гамәлне хәләл диюче кәфер булган гамәл. Бу гамәлләргә җан иясен үтерү, кешене яки хайваннарны җәберләү, гайбәт сөйләү, угърылык эшләү, исерткеч эчү, зина кылу һ. б. керә.
Бу мәкалә Ислам турында |
Исламның 5 баганасы |
Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ |
Кодси шәһәрләр |
Мәккә – Мәдинә – Кодүс |
Шәхесләр |
Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали Госман – Гомәр |
Бәйрәмнәр |
Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме Ураза бәйрәме |
Корбан – Гашура |
Биналар |
Мәчет – Манара |
Михраб – Кәгъбә |
Дин әһелләре |
Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти |
Коръән һәм башка дини чыганаклар |
Коръән – Хәдис – Сөннәт |
Фикһ – Фәтва – Шәригать |
Мәзһәбләр |
Сөнни мәзһәбләр: Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый |
Башка юнәлешләр |
Шигыйчелек: Унике имамлык, Исмаилитлар, Зәйдиләр |
Мөгътазилиләр – Хариҗилык |
Юнәлешләр |
Суфилык |
Ваххабчылык – Сәләфилек |
Җәдитчелек |
Әхмәдия |
Аерым карашлары
үзгәртүАсексуальлек
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Асексуальлек.
Мөхәммәт пәйгамбәрнең кагылышлы хадисе: "Өйләнә алучы ир кеше өйләнергә тиеш. Чөнки бу аңа карашын түбәнәйтергә (чит хатын-кызларга карамаска) һәм җенси әгъзаларын (тыелган җенси якынлыклар кылудан) сакларга булыша; ә моны эшли алмаучы ир кеше ураза тотсын, чөнки ураза аның җенси теләген киметер."[2]
ҺБТК
үзгәртү- Шулай ук карагыз: ҺБТК.
Ислам дине буенча бер үк җенестәге кешеләрнең бер берсе белән җенси якынлык кылулары Ливат дип атала һәм бик зур гөнаһка исәпләнә. Ул гөнаһны кылган мөселман тәүбә кылырга, ягъни гөнаһына ихлас күңелдән үкенергә һәм Аллаһ Тәгаләдән гафу үтенергә тиеш. Лутыйлар, ягъни ливат кылучылар, үлем җәзасы белән дә җәзалана ала.[3]
Трансгендерлык
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Трансгендер.
Ислам дине буенча, ирләрнең хатыннарча кыланулары һәм хатыннарның ирләрчә кыланулары һич дөрес түгел. Мөхәммәт пәйгамбәр (صلى الله عليه وسلم) үзләрен хатыннарча тотучы ирләрне һәм үзләрен ирләрчә тотучы хатыннарны каргаган[4].
Гендерквирлык
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Квир.
Ислам дине буенча кешеләрдә ике җенес кенә бар: ир җенесе һәм хатын җенесе. Кеше җенесен үзгәртеп булмый һәм ул кешенең тәненең табигый анатомиясеннән тора. Мөселманның үзен "гендерквир" дип уйлавы һич дөрес түгел. Әгәр мөселман үзен "гендерквир" дип йөреде икән, ул тәүбә кылырга, ягъни гөнаһын эшләүдән туктарга, гөнаһына ихлас күңелдән үкенергә һәм Аллаһ Тәгаләдән гафу үтенергә, тиеш.
Ирдәүкәлек
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Ирдәүкә.
Ислам дине буенча ирләрнең хатыннарча кыланулары һәм хатыннарның ирләрчә кыланулары һич дөрес түгел. Мөхәммәт пәйгамбәр (صلى الله عليه وسلم) үзләрен хатыннарча тотучы ирләрне һәм үзләрен ирләрчә тотучы хатыннарны каргаган[5]
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүВикиҗыентыктагы медиафайллар? | |
«Ислам» проекты |
- Татар-Ислам порталы 2010 елның 18 июль көнендә архивланган.
- Татарстан Мөселманнарның Диния Нәзарәте сайты 2010 елның 26 июль көнендә архивланган.
- Ислам турында татарча портал 2010 елның 25 ноябрь көнендә архивланган.
- Татар телендә ислам сайты. Китаплар, Аудио һәм Видео 2014 елның 18 гыйнвар көнендә архивланган.
- Ислам белән таныштыручы сайт 2010 елның 25 гыйнвар көнендә архивланган. (рус.)
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Islam (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Ислам (рус.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|