Исламның биш баганасы


Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Биналар
МәчетМанара
МихрабКәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
ВаххабчылыкСәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия

Исламның биш баганасы (гарәп. أركان الإسلام‎) – һәрбер мөселман тарафыннан үтәлергә тиешле биш фарыз.

Ислам дине нигезләреннән тыш, Аллаһы һәр кешегә коткарылу өчен кирәкле дини вазифалар үтәүне дә йөкли. Мондый вазифалар бишәү, мөселманнар аларны исламның биш баганасы дип атап йөртәләр. Чөнки алар чыннан да ислам диненең төп, нигез принципларын тәшкил итәләр.

«Аллаһның Илчесе, саләллаһу галәйхи вәсәлләм, әйткән: "Ислам биш баганага нигезләнә – Аллаһтан башка илаһ юклыгына һәм Мөхәммәд (с.г.в.) – Аның илчесе булуына шәһадәтлек китерүгә, намаз укуга, зәкәт түләүгә, Хаҗ кылуга һәм Рамазан аенда ураза тотуга"».

  1. Шәһадәт (гарәп. الشهادة‎‎) – Аллаһ төгаләдән башка иләһ юклыгына, һәм Мөхәммәд Аның илчесе (рәсүле) икәнлегенә таныклык (шәһадәтлек) бирү.
  2. Салят (намаз) (гарәп. الصلاة‎‎) — көндәлек биш вакыт намазны үтәү.
  3. Зәкят (гарәп. الزكاة‎‎) – ярлыларга бирелә торган хәер.
  4. Савым (ураза) (гарәп. الصوم‎‎) — Рамазан аенда ураза тоту.
  5. Хаҗ (гарәп. الحج‎‎) — мөмкинлек булса, Мәккәгә хаҗ кылырга бару.

Иман таныклыгы – Шәһадә

үзгәртү
Төп мәкалә:Шәһадә

Беренче һәм иң әһәмиятле багана — әш-шәһа (тану). Аны ислам диненең җыйнак нигезе дип атап була. Исламда дини ышану — иң элек тану ул: мөселман кешесе иң әһәмиятле ике хакыйкатьне — Алланың берлеген һәм Мөхәммәднең Рәсүллеген танырга тиеш. Ул аны «Алладан башка Тәңре юк, Мөхәммәд Аның илчеседер» дигән сүзләрне кабатлау юлы белән башкара.

Исламның башлангыч чорында мөселманнар, әлеге дога сүзләре белән, үзләренең Мөхәммәд өммәтеннән булуларын раслыйлар. Сугыш кырында ул сугышчан чакыру булып яңгырый. Ислам дошманнарына каршы сугышта әш-шәһаны кабатлап һәлак булган, дин өчен башын салган сугышчы мәгънәсендәге шәһит сүзе шуннан барлыкка килгән. Әш-шәһа — мөселманнарның гыйбадәт кылганда әйтелә торган иң әһәмиятле гыйбарәсе. Ислам динен кабул итү өчен, аны ике мөселман ир-ат катнашында бер тапкыр кабатлау да җитә.

Шәһадә – мәгънәсен йөрәк белән аңларга hәм тел белән әйтергә кирәк булган кәлимә тайибә яки кәлимә шәhадәт.

  • Кәлимә тайибә – «Лә илаhә илләллаhу Мүхәммәдүр рәсүлүллаh». Мәгънәсе – «Аллаhыдан башка илаh юк, ә Мөхаммәд – аның илчесе».
  • Кәлимә шәhадәт – «Әшhәду әллә илаhә илләллаhу үә әшhәдү әннә Мүхәммәдән габдүhү үә рәсүлүллаh». Мәгънәсе – «Аллаhыдан башка илаhның булмавын, hәм Мөхәммәд – аның колы hәм илчесе икәнлеген раслыйм».

Бу сүзләрне әйткәннән соң, һәм күңеле белән ышанганнан соң кеше мөселман булып санала.

Салят – Намаз

үзгәртү
Төп мәкалә:Салят
 
Намаз

Көн саен намаз уку — исламның икенче баганасы, яисә мәҗбүри таләпләрнең тагын берсе. Ритуаль гыйбадәт кылу мөселман кешесенең дини ышануларында иң мөһим гамәл булып тора. Риваятьләрнең берсендә Мөхәммәд пәйгамбәр болай ди: «Намаз укымау дингә ышанмау була; кем бу мәсьәләдә ялгышлык җибәрә — ул мөселман була алмый һәм тәүбәгә килеп намаз укый башлаганчы шундый булып кала бирә. Әгәр тәүбәгә килгәнче үлеп китсә, һәм хәтта Аллаһыга сүз белән дәшеп яки эчтән генә ярдәм итүен сораса да, ул кабул булмаячак».

Көндәлек гыйбадәт биш вакыт намаздан тора: иртәнге намаз — таң алдыннан, кояш чыкканчы; өйлә намазы — төштән соң; икенде намазы — кояш баеганчы урта бер арада; ахшам намазы — кояш баегач ук; ястү намазы шәфәкъ кызыллыгы беткәннән башлап, таң яктылыгы җәелгәнче укыла. Көннең кыл уртасында һәм кояш чыккан, баеган вакытларда намаз укырга ярамый. Әлеге мәҗбүри биш вакыт намаздан тыш та үз теләгең белән көненә әллә ничә намаз укырга мөмкин. Намаз алдыннан мөселман кешесе эчтән дә, тыштан да чистарынырга тиеш. Үз гаепләрен танып һәм тәүбә итеп, ул эчтән пакьләнә. Ә тыштан пакьләнү өчен, ул я тулы булмаган, я тулы тәһарәт ала. Тәһарәт алу йоласы су белән башкарыла, әгәр су булмаса, ком белән тәһарәт алу да рөхсәт ителә.

Намазга мөселман я үзе баса, яки мөәзиннең мәчет манарасыннан азан әйтүен ишеткәннән соң башлый. Мөселман намазын аяк киемен салып һәм Мәккә тарафына карап укый. Намазның нигезен рәкәгать тәшкил итә. Ул баскан килеш, иелеп, тезләнеп, үкчәләргә утырган хәлдә һәм төрле хәрәкәтләр белән бергә әйтелүче догаларга нигезләнә. Намаз гамәлләре һәм догалары махсус билгеләнгән тәртиптә берсе артыннa ан икенчесе башкарыла. Бу тәртип VIII гасырның икенче яртысында ук кертелә һәм шуннан бирле бер тапкыр да үзгәртелми. Мөселманнар фикеренчә, намаз уку тәртибе Мөхәммәд пәйгамбәрнең гыйбадәт вакытында үз-үзен тотышына һәм ясаган хәрәкәтләренә охшатырга тырышып барлыкка килгән.

Барлык намаз догаларының һәм намазның үзенең гарәп телендә генә укылуы шарт. Һәрбер намаз вакытында мәҗбүри догалардан тыш (мәсәлән, Аллаһы бөек, минем Бөек Тәңремә дан һәм мактау) һәрвакыт Коръәннең беренче Фатихә сүрәсе укыла:

Рәхимле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне.
Чын мактау галәмнәрне, бөтен мәхлукларны тәрбияләүче Аллаһу Тәгаләгә тиешле.
Аллаһу Тәгалә бу дөньяда барча кешеләргә мәрхәмәтле, ягъни мөэминнәргә дә, кяферләргә дә нигъмәтләрен бирә, әмма ахирәттә мөэмин бәндәләренә генә бирәчәк.
Аллаһу Тәгалә гаделлек белән хөкем итүче, ахирәт көненең патшасыдыр.
Ий тәрбиячебез Аллаһ! Без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм һәр эшебездә Синнән генә ярдәм сорыйбыз.
Ий тәрбиячебез Аллаһ! Безләрне туры юлга күндер! (Туры юл — Коръән һәм сөннәт юлыдыр.)
Ул юлны Син әүвәлгеләргә ингам итеп бирдең, безләрне Синең ачуың төшкән вә адашкан кешеләрнең бидегәть һәм заләләт юлыннан башка юлга күндер, ягъни Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер! «Амин» (Коръән тәфсире. Фатихә сүрәсе 1:7).

Намазны ялгыз гына да һәм күмәкләшеп тә укырга мөмкин. Әмма җомга көнне өйлә намазын мәчеттә укырга киңәш ителә.

Намаз төрләре

үзгәртү

Намаз һәрбер балигъ һәм гакыйль, ягъни үз акылында булган мөселманга мәҗбүри санала. Намаз түбәндәге төрләргә бүленә:

  • Мәҗбүри (фарыз яки ваҗиб)
  • Хупланган (сөннәт);
  • Өстәмә (нәфел).

Фарыз намазлар бишәү:

Бу намазлар көннең билгеле вакытларында укылалар. Бу намазларны үтәмәүче бик зур гөнаһ иясе була, ә аларның мәҗбүрилеген инкар итүче – кәфер. Намаз уку бик саваплы эш санала.

Төп мәкалә:Зәкят

Исламның өченче баганасы — зәкят — хәлле мөселманнарның үз байлыкларыннан мөселман өммәтендәге ярлылар файдасына бирелергә тиешле бер өлеш. Фәкыйрь һәм көчсезләрнең, үз-үзен туендырырга сәләтсезләрнең, бурычларын түләргә хәле җитмәгән кешеләрнең, өйгә кайтырлык акчалары булмаган юлчыларның; дин өчен көрәшүчеләрнең; ярлы һәм ятимнәрне үз канаты астына алган хәйрия җәмгыятьләренең әлеге хәер-садаканы алырга хакы бар.

Һәр мөселман елына бер тапкыр зәкәт түләргә тиеш. Аның күләме кешенең малына һәм кеременә карап билгеләнә. Акча кеременең 2,5 % өлеше зәкәт буларак түләнелә.

Рамазан ае уразасы

үзгәртү
Төп мәкалә: Ураза

Рамазан аенда (мөселман календаренда 9 нчы ай) ураза тоту — исламның дүртенче баганасы. Мөселман риваятендә сөйләнгәнчә, рамазан аеның бер көнендә Мөхәммәдкә беренче Вәхи иңдерелә. Ураза тоту Мөхәммәд тарафыннан 624 елда кертелә. Мөселманнарның уразасы христианнарныкыннан шактый үзгә. Ул тәүлекнең якты вакытында кешенең игътибарын тәкъвалыктан читкә юнәлдерүче эш-гамәлләрдән тыелып торудан гыйбарәт. Кояш баегач та, үз вакытыңны уйларга бирелеп, әңгәмә корып, Коръән укып, яхшы эшләр кылып, хәер-садака өләшеп уздырырга киңәш ителә.

Ураза тоту — мөселманнарга фарыз гамәл. Нигезле сәбәп (ерак юлга чыкканда, сугышта, әсирлектә булу, авыру) булганда гына, ураза тотмаска рөхсәт ителә. Картлар-карчыклар, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар да уразадан азат ителәләр. Ләкин вакытлыча азат ителгән кешеләр дә аны яңадан, үзләренә уңайлы вакытта, көнгә-көн тотарга тиешләр. Ураза тоту, иң элек, һәркемнең үз эше. Әмма уразаны ачыктан-ачык санламау яисә бозу мыскыллы җинаять итеп санала һәм аның өчен һәр аерым мөселман дәүләтендәге кануннар нигезендә җавапка тарту каралган. Өстәмә ураза тоту мактала, әмма ул мәҗбүри түгел.

Һәрбер мөселман Рамазан аеның 30 көнендә ураза тотарга, ягъни көннең якты вакытында ашау-эчүдән, җенси якынлыктан һәм кешенең тәкъвалыгын бозарга мөмкин булган нәрсәләрдән тыелып торырга тиеш.

Мәккәгә Хаҗ кылырга бару

үзгәртү
Төп мәкалә: Хаҗ
 
Хаҗ

Исламның бишенче баганасы — Мәккәгә хаҗ кылу. Физик һәм матди яктан мөмкинлеге булган һәр мөселман гомерендә бер тапкыр хаҗга барырга тиеш. Кемнең хәленнән килми, ул кеше үз исеменнән башка берәүне җибәрә ала. Хаҗ кылып кайткан мөселман хаҗи исеме һәм яшел чалма кию хокукы ала. Хаҗга мөселман календаре буенча зөлхиҗҗә аенда баралар, һәм ул аерым йолаларны үз эченә ала. Аллаһы Тәгалә каршында булуны символлаштырып, Гарәфәт тавы итәгендә басып тору һәм Кәгъбәне әйләнеп чыгу мәҗбүри йолалардан санала.

Мөселманнар, гомерләрендә бер генә тапкыр булса да, хаҗ кылырга тиешләр. Аны Һиҗри тәкъвименең соңгы ае – Зөлхиҗҗәнең беренче декадасында башкаралар. Кешеләрнең саулыклары яки матди хәлләре төрле булганга күрә, хаҗ кылу бөтен кешегә дә мәҗбүри түгел.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Дөньякүләм таралган диннәр: Татар урта гомуми белем мәкт. 10-11нче с-флары өчен д-лек/ Л.Г.Жукова, А.В. Журавский, А.В. Пименов, Н.В. Шабуров. Русчадан Л.Г. Шәрифуллина тәрҗ. - Казан: Мәгариф, 2002. - 240 б.: рәс. б-н. ISBN 5-7761-0631-1

Моны да карагыз

үзгәртү