Рамаза́н (гарәп. رمضانрамәзан) — Һиҗри тәкъвимнең тугызынчы ае[1]. Исламның биш баганасына караганга күрә, бөтен мөселманнар Рамазан ае вакытында ураза тотарга тиешләр. Ризыктан, судан, тәмәке тартудан һ.б. тыелу таң атканнан башлап кояш баеганчыга кадәр бара.

Рамазан аенда Каһирәдәге фануслар.

Уразадагы беренче 10 көн — рәхмәт көннәре, икенче 10 көне — мәгъфирәт (гафу итү), өченче 10 көне Аллаһының рәхмәтенә ирешү көннәре дип атала.

Рамазан Ислам барлыкка килгәнче үк гарәп мәдәниятендә тугызынчы ай дип аталган. Ураза тоту мөселманнарны сабырлыкка, тыйнаклыкка һәм рухияткә өйрәтү өчен билгеләнгән. Рамазан - мөселманнар тарафыннан Алла хакына ураза тоту һәм гадәттәгегә караганда күбрәк дога кылу өчен вакыт. Рамазан вакытында мөселманнар үткән гөнаһлары өчен гафу үтенәләр, көндәлек гөнаһлардан тыелып, киңәш һәм ярдәм алулары турында ялваралар, һәм үз-үзләрен чикләү һәм яхшы гамәлләр кылу юлы белән чистартырга тырышалар.

Кояш календаре белән чагыштырганда, Рамазан даталары аерыла һәм артка таба, ел саен якынча ун көнгә күчә, чөнки бу Айга бәйле күчмә бәйрәм. Рамазан аенда   Коръәннең беренче шигырьләре Исламның Мөхәммәд пәйгамбәренә ачылган. Бу хәл төн дәвамында булды, аны мөселманнар Ләйлә Әл-Кадр дип атыйлар.Бу төн айның соңгы 10 көненең берсе булып санала. Рамазан ае Шавваль аеның беренче көнендә Ид әл-Фитр (Ураза-Бәйрәм) бәйрәме һәм мәҗлесе белән тәмамлана.[2]

Төп мәкалә: Ураза бәйрәме

 
Рамазан аенда Истанбулда бәйрәм

Рамазан ае беткәннән соң Ислам дөньясы Ураза бәйрәмне бәйрәм итә. Ураза бәйрәме — Гает көннәренең берсе. Бәйрәм 624нче елда билгеләнә башлаган. Рамазан бәйрәме татарларда да зурлап бәйрәм ителә.

Мөселманнарның вазыйфалары

үзгәртү
  • Исламның биш баганасына кергәнгә күрә, Ураза вакытында һәр мөселман өчен болар тыела:
    • Ризык ашау.
    • Су эчү.
    • Тәмәке тарту (шулай ук бөтен инъекцияләр һ.б.)
    • Җенси якынлык.
  • Бу мөселманнарга ураза тоту мәҗбүри түгел:
    • Балигъ булмаган балалар, акылда булмаганнар, күрем вакытындагы хатын-кызлар (соңыннан каза кылынырга тиеш).
    • Авырулар, сәяхәтчеләр (соңыннан каза кылынырга тиеш).

Әгәр дә мөселман кеше үз теләге белән уразаны бозды икән, ул аны соңарак яңадан тотарга тиеш.

Үтү вакытлары

үзгәртү

Ислам ай тәкъвимендә яңа ай тугачтан башлана. Ай тәкъвиме грегориан тәкъвименнән 11 көнгә кыскарак, шуңа күрә һәр елда Рамазан ае 11 көнгә иртәрәк керә.

Һ М Беренче көн Ахыргы көн
1431 2010 11 август   9 сентябрь
1432 2011   1 август 29 август
1433 2012 20 июль 18 август
1434 2013   9 июль   7 август
1435 2014 28 июнь 27 июль
1436 2015 18 июнь 16 июль
1437 2016 6 июнь 5 июль
Рамазан ае

Дога кылу

үзгәртү

Ураза вакытында гадәттәгечә, Корьән уку башка айлардан саваплырак булып санала. Шулай ук зур савап булып Тәрәвих намазы санала (Рамазан вакытында ул мәчетләрдә һәр төн укыла). Кайберәүләр һәр төн Корьәннең 1/30-ын укып, Рамазан ае өчендә бөтен Корьәнне укып чыгалар.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Рамазан — ай елының тугызынчы ае исеме. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 477.
  2. сайтындагы "Ramadan" статьясының тәрҗемәсе.(үле сылтама)
Һиҗри айлар
Мөхәррәм | Сәфәр | Рабигыль-әүвәл | Рабигыль-ахыр | Җөмадиәл-әүвәл | Җөмадиәл-ахыр | Рәҗәп | Шәгъбан | Рамазан | Шәүвәл | Зөлкагдә | Зөлхиҗҗә
Милади тәкъвим | Шәмси тәкъвим | Татар тәкъвиме