Татар тәкъвиме (tat.lat. Tatar täqwime(үле сылтама)) - Идел-Урал-Себер төбәкләре татарларның терлекчелек, игенчелек һәм башка төрле хуҗалык эшләре нигезендә ясалган тәкъвим. Татар тәкъвиме кояш хәрәкәтенә нисбәтләнгән дәверлеккә туры килә.

Инкыйлабка кадәр хиҗри тәкъвиме бергә киң кулланылган. 1980-нче елларда татар халкының борынгы дәверлеген торгызуга этәргеч ясады. Хәзер дә татар тәкъвимен торгызу турында бәхәсләр күп Пәрәвез сәхифәләрендә дәвам итәләр.

1969 елда Татарстан китап нәшриятында басылган “Татар теленең диалектологик сүзлеге”ндә рәсми татар ай исемнәре һәм аларның тасвирламасы чыгарылган.

Айлар үзгәртү

Милади тәкъвим Татар тәкъвиме Көннәр исәбе Зодиак билгесе
1 21.3-21 Апрель Яңарыш ае 31 Кучкар
2 21.4-21 Май Сабан ае 30 Үгезбозау
3 21.5-21 Июнь Черешмә ае 31 Игезәкләр
4 21.6-21 Июль Печән ае 30 Кысла
5 21.7-21 Август Урак ае 31 Арслан
6 21.8-21 Сентябрь Ындыр ае 31 Кыз
7 21.9-21 Октябрь Билек ае 30 Үлчәү
8 21.10-21 Ноябрь Каракөз ае 31 Чаян
9 21.11-21 Декабрь Керәү ае 30 Укчы
10 21.12-21 Гыйнвар Кырлач ае 31 Кәҗәмөгез
11 21.1-21 Февраль Акман ае 31 Сукояр
12 21.2-21 Март Бушай 28-29 Балыклар
Татар тәкъвиме айлар исемнәре
Кырлач ае | Акман ае | Бушай | Яңарыш ае | Сабан ае | Черешмә ае | Печән ае | Урак ае | Ындыр ае | Билек ае | Каракөз ае | Керәү ае
Һиҗри тәкъвим | Шәмси тәкъвим | Милади тәкъвим

Моны да карагыз үзгәртү

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара

Сылтамалар үзгәртү

Татар дәверлеге кайчан югалды?