Арыслан йолдызлыгы

(Әсәт йолдызлыгы битеннән юнәлтелде)

Әсәт йолдызлыгы (гарәп. الأسدәл-’әсәд — «арыслан»[1]; шулай ук Арыслан йолдызлыгы; лат. Leo) — күк йөзенең төньяк ярымшарындагы Саратан һәм Сөмбелә йолдызлыклары арасында урнашкан зодиак йолдызлыгы.

Әсәт
Әсәт
Әсәт

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Leo
(иял. к.: Leonis)
Кыскартма Leo
Нигез Арыслан
Туры калкулык 9h 15m тан
11h 52m кача
Авышлык −6° тан
+33° 30′ кача
Мәйдан 947 кв. градус
(12 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +84° тан −56° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — февральмарт.

Йолдызлар

үзгәртү

Әсәт αРегул (лат. Rēgulus — «кечкенә патша», «патша улы»), +1,36m күренмә йолдызча зурлык белән якты ак-зәңгәр йолдыз. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 160 тапкыр зуррак һәм ул Җирдән 85 яктылык елы ераклыгында урнашкан.

Әсәт βДенебола (гарәп. ذنب الأسدҙәнәб әл-’әсәд — «арыслан койрыгы»), +2,14m күренмә йолдызча зурлык белән ялтырый һәм ул 43 яктылык елы ераклыгында урнашкан.

Әсәт γӘлҗәбһә (гарәп. الجبهةәл-җәбһәһ, جبهة الأسدҗәбһәт әл-’әсәд — «арыслан маңгае»[2], әмма чыннан «Арыслан ялы» булып тора; рус. Альгиеба), +1,98m күренмә йолдызча зурлыктагы куш йолдыз.

Әсәт δЗоһер (гарәп. ظهر الأسدзоһер әл-’әсәд — «арыслан биле»[3], шулай ук Зосма — бор. грек. «билбау»; рус. Зосма), +2,56m йолдызча зурлыктагы ак йолдыз.

Әсәт εӘлҗәнүби (гарәп. رأس الأسد الجنوبيрә’с әл-’әсәд әл-җәнүби — «арыслан башының көньяктагы»[4]; рус. Альгенуби), +2,98m йолдызча зурлыктагы йолдыз.

Әсәт ζӘлзафирә (гарәп. الضفيرةәз-зәфирәһ; ингл. Adhafera), +3,44m йолдызча зурлыктагы зур йолдыз.

Әсәт η — Әл Җәбһә (гарәп. الجبهةәл-җәбһәһ[2]; ингл. Al Jabbah), +3,51 йолдызча зурлыктагы куш йолдыз.

Әсәт θ — (гарәп. الخرتәл-хорт; ингл. Chort), +3,32m йолдызча зурлыктагы йолдыз.

Әсәт ι — +4,00m йолдызча зурлыктагы куш йолдыз.

Әсәт κ — (гарәп. منخر الأسدминхир әл-’әсәд — «арслан танавы»; ингл. Al Minliar al Asad), +4,47m йолдызча зурлыктагы күренмә икеле йолдыз.

Әсәт λӘлтараф (гарәп. الطرفәт-тарф — «күренеш»[5]; ингл. Alterf), +4,32m йолдызча зурлыктагы йолдыз.

Әсәт μРәэсәләс (яки Әлшимали, гарәп. رأس الأسد الشماليрә’с әл-’әсәд әш-шимали — «арыслан башының төньяктагы»[6]; ингл. Rasalas, ing. Alshemali), +4,1m йолдызча зурлыктагы йолдыз.

Әсәт οСубра (ингл. Subra), +3,53m йолдызча зурлыктагы зур куш йолдыз.

«Урак» астеризмы

үзгәртү
 
Әсәт һәм Кече Әсәт (аста) йолдызлыклары. 1825 елдагы нөҗүм хариталарыннан

Әсәт α (Регул), η, γ (Әлҗәбһә), ζ (Әлзәфирә), μ (Әлшимали) һәм ε (Әлҗәнүби) Урак астеризмыны тәшкил итәләр.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Әсәд — арслан; июль ае. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 746.
  2. 2,0 2,1 Җәбһә — маңгай; фасад; фронт. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 770.
  3. Зоһер — төш вакыты, көн уртасы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 130.
  4. Рәэс — баш; әсәд — арслан; җәнүби — көньякка бәйләнешле. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
  5. Тараф — як. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 542.
  6. Рәэс — баш; әсәд — арслан; шимали — төньякка караган, төньякка бәйләнешле. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара