Зур Җидегән йолдызлыгы

Зур Җидегән
Зур Җидегән

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Ursa Major
(иял. к.: Ursae Majoris)
Кыскартма UMa
Нигез Җидегән, Аю
Туры калкулык 7h 58m тан
14h 25m кача
Авышлык +29° тан
+73° 30′ кача
Мәйдан 1280 кв. градус
(3 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +90° тан −16° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — март.

Зур Җидегән йолдызлыгы (шулай ук тик Җидегән; Зур Аю, лат. Ursa Major) — күк йөзенең төньяк ярымшардагы йолдызлык. Җидегән йолдызлыгының җиде йолдызы чүмечкә охшаган фигураны тәшкил итәләр. Ике иң якты йолдыз — Алиот һәм Дубхе — +1,8m күренмә йолдызча зурлыктагы. Ике читтәге (α һәм β) йолдыз буенча Тимерказыкны табарга мөмкин. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары мартапрель айларында була. Россиянең бөтен территориясендә ел буе күренә.

ЙолдызларҮзгәртү

Җидегән йолдызлыгы мәйданы буенча өченче йолдызлык. Аның иң якты җиде йолдызы Зур Чүмечне тәшкил итәләр. Зур Чүмечнең бөтен йолдызларының үз гарәп исемнәре бар:

Тарих һәм исемнәрҮзгәртү

 
Зур Аю (Зур Җидегән) йолдызлыгының нөҗүм харитасы. 1825 ел

Татарларда бу йолдызлыкны Зур Җидегән дип атыйлар. Җидегән — ул җиде карак (бу риваять турында Кече Җидегән йолдызлыгы мәкаләдә укыгыз). Башка халыкларда бу йолдызлыкны Зур Аю (лат. Ursa Major, гарәп. الدب الأكبرәд-дөбб әл-әкбәр, рус. Большая Медведица) дип атыйлар. Йолдызлыкны Зур Аю (Зур Җидегән), якындагы Кече Аю (Кече Җидегән) аермалы буларак, атыйлар.

Борынгы греклар карашлары буенча Зур Җидегән йолдызлыгы — бу Зевсның сөяркәсе аю кыяфәтендә Каллистоның катастеризмы яки аның даясы нимфа Мелиссаның катастеризмы. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. άρκτος μεγάλη исемене гарәп теленә «әд-дөбб әл-әкбәр» сүзләре белән тәрҗемә иткән[1]. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл йолдызлыкның Дөббеләкбәр (иске тат. دﺐالاكبر‎) гарәп исеме да кулланды[2], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.

ӘйтемҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 177.
  2. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 120.