Кече Җидегән йолдызлыгы

Кече Җидегән йолдызлыгы (Кече Аю, лат. Ursa Minor) — күк йөзенең төньяк ярымшардагы котып янындагы йолдызлык. Күк йөзендә 255,9 квадрат градус мәйданны иңләп тора. Аның эченә гади күз белән күренә торган 40 йолдыз керә. Кече Җидегән йолдызлыгында Тимерказыктан 1° ераклыкта Җир шарының төньяк котыбы урнашкан.

Кече Җидегән
Кече Җидегән
Кече Җидегән

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Ursa Minor
(иял. к.: Ursae Minoris)
Кыскартма UMi
Нигез Җидегән, Аю
Туры калкулык 0h 00m тан
24h 00m кача
Авышлык +66° тан
+90° кача
Мәйдан 256 кв. градус
(56 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +90° тан −0° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — ел буе.

Йолдызлар үзгәртү

Кече Җидегән αТимерказык, +1,97m йолдызча зурлыктагы йолдыз, котып йолдызы.

Кече Җидегән βАкбүзат (Кәүкәб, гарәп. الكوكب الشماليәл-кәүкәб әш-шимали — «төньяк йолдыз»[1]; рус. Кохаб), +2,08m йолдызча зурлыктагы кызгылт-сары зур йолдыз, 126 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Б.ч.к. 1900 елдан б.ч. 500 елгача бу йолдыз күк йөзенең төньяк котыбына иң якын йолдыз булган һәм котып йолдызы сыйфатында булган. Бу хәл аның гарәп исемендә сурәтләнгән.

Кече Җидегән γКүкбүзат (Феркад), +3,05m йолдызча зурлыктагы йолдыз.

Тарих һәм исемнәр үзгәртү

Татарларда бу йолдызлыкны Кече Җидегән дип атыйлар. Башка халыкларда бу йолдызлык Кече Аю (лат. Ursa Minor, гарәп. الدب الأصغرәд-дөбб әл-әсғәр, рус. Малая Медведица) дип атыйлар. Йолдызлыкны Кече Аю (Кече Җидегән), якындагы Зур Аю (Зур Җидегән) аермалы буларак, атыйлар.

Борынгы греклар карашлары буенча Кечкенә Җидегән йолдызлыгы — бу Зевсның даясы аю кыяфәтендә нимфа Киносураның катастеризмы. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. άρκτος μικρά исемене гарәп теленә «әд-дөбб әл-әсғәр» сүзләре белән тәрҗемә иткән[2]. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл йолдызлыкның Дөббеләсгар (иске тат. دﺐالاصغر‎) гарәп исеме да кулланды[3], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.

Тимерказык, Акбүзат, Күкбүзат һәм Җидегән турында риваять үзгәртү

Котып йолдызы төрки халыкларда күккә кагылган «тимер казык» итеп күз алдына китерелгән һәм, янә килеп, татарларда аның янындагы ике йолдыз шул казыкка бәйләп куелган Акбүзат һәм Күкбүзат дип исемләнгән елкылар итеп күзалланган. Х. Мәхмүтов тарафыннан китерелгән бер риваятьтә бу турында болай диелә: «Шул казык тирәсеннән китә алмыйча утлап йөргәндә, аларны җиде карак (Җидегән йолдыз) урлап китәргә ниятләгән, имеш. Болар Акбүзат һәм Күкбүзат артыннан әй чабалар, әй чабалар, әмма куып җитә алмыйлар, ди» (Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Төз. Х.Ш. Мәхмүтов. — Казан, 1987)[4].

Табышмак һәм әйтем үзгәртү

  • Казыкка бәйләнгән ике атым дулый, дуласа да бер тирәдән китә алмый (Тимерказык, Акбүзат, Күкбүзат йолдызлары).
  • Акбүзат йолдыз, Күкбүзат йолдыз, Тимерказык бер ялгыз (әйтем).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Кәүкәб — йолдыз; шимали — төньякка караган. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 229.
  2. Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 177.
  3. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 120.
  4. Казан дәүләт университеты. Татар филологиясе һәм тарихы факультеты. Фәнни язмалар — 2006. — Казан, 2007. — Б. 71 (PDF), archived from the original (PDF) on 2010-06-01, retrieved 2011-02-07