Туры калкулык
Туры калкулык (α, RA; ингл. Right Ascension) — язгы көн-төн тигезлеге ноктасыннан яктырткыч авышлык түгәрәгенә күк экваторының дугасы. Туры калкулык — экватор системасының бер координат. Икенчесе — авышлык.
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/e/e2/Equatorial_coordinates.svg/250px-Equatorial_coordinates.svg.png)
Туры калкулыкны көнчыгышка таба көн-төн тигезлеге ноктасыннан башлап саныйлар. Туры калкулыкны үлчәү өчен я градус берәмлегене (0° тан 360° кача), я сәгать берәмлегене (0сәг тән 24сәг кә кадәр) кулланалар. 24сәг = 360° тигезләмәсене күздә тоталар.
Туры калкулык — җирдәге озынлыгының астрономия эквиваленты. Туры калкулык та, озынлык та экватор буйлап «көнчыгыш — көнбатыш» почмагыны үлчиләр; икәве дә экваторда нуль ноктасыннан санавыны башлыйлар. Җирдә озынлык санау башлануы — нуль меридианы; күктә туры калкулык санау башлануы — язгы көн-төн тигезлеге ноктасы.
Моны да кара
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү