Яктыртучанлык яки яктырту сәләтефизикада, астрономиядә кулланыла торган төшенчә.

Яктыртучанлык
Сурәт
Үлчәмлек
Символ величины (LaTeX)
Рекомендуемая единица измерения ватт
NGC 4945 галактика үзәгенең гаять зур яктыртучанлыгы

Фотометрик яктыртучанлык үзгәртү

Фотометрик яктыртучанлык — берәмлекле мәйданнан таратыла торган нурланышның яктылык агымы. Кечкенә мәйданнан таратылган яктылык агымы бу мәйданга чагыштырмасына тигез:

 ,

биредә: dS - мәйданыннан таратыла торган dΦv — яктылык агымы.

СИ үлчәү системасында яктыртучанлык люмен/м² белән үлчәнә.

Энергетик яктыртучанлык — фотометрик яктыртучанлыкка охшаш төшенчә, тик яктылык агымы урынында нурланыш агымы кулланыла, аның үлчәү берәмлеге - Вт/м².

Күк җисеме яктыртучанлыгы үзгәртү

Күк җисеме яктыртучанлыгы (астрономия) — астрономик объект (планета, йолдыз, галактика һ.б.) тарафыннан вакыт берәмлегендә таратыла торган бар энергия. СИ үлчәү системасында - Вт, СГСта - эрс/с белән үлчәнә, яки Кояш яктыртучанлыгы белән үлчәнә   = 3,86×1033 эрг/с .

Яктыртучанлык объектка кадәрге аралыкка бәйсез, тик күренүчән йолдызча зурлык аңа бәйле. Яктыртучанлык - йолдызлар сыйфатларының иң мөһиме була, ул спектр-яктыртучанлык (Һерцшпрунг–Рассел диаграммасы), масса-яктыртучанлык диаграммасында төрле йолдызларны чагыштыру мөмкинлеген бирә.

Йолдызның яктыртучанлыгы формула буенча исәпләнә:

 

биредә R — йолдызның радиусы, T — аның өслеге температурасы, σСтефан-Больцман даимие.


Тизләткеч яктыртучанлыгы үзгәртү

Тизләткеч яктыртучанлыгы - элементар кисәкчекләр физикасында кисәкчекләрнең ике бәйләме бәрелешләр интенсивлыгын тасвирлаучы зурлык, тизләткечнең параметры. Шул яктыртучанлык L см−2·с−1 белән үлчәнә.

Реакциянең кисеме яктыртучанлыкка тапкырчыгышы коллайдерында процессның узу ешлыгын күрсәтә:  

Башта Зур адрон коллайдерында яктыртучалык 1029 кисәкчек/см²·с тәшкил итте.

Әдәбият үзгәртү