Коргылы кисәкчекләр тизләткече

(Тизләткеч битеннән юнәлтелде)

Коргылы кисәкчекләр тизләткече — югары энергияле коргылы кисәкчекләр (элементар кисәкчекләр, ионнар) чыгару өчен җайланмалар төре.

Fermilab дигән АКШ тизләткече: Теватрон (астындагы боҗра), боҗра-инжектор
Сызыкча тизләткечнең төзелеше
Циклотрон төзелеше - резонанслы циклик тизләткеч

Заманча тизләткечләр бик кыйбат, зур комплекслар булганга күрә еш кына бер дәүләт аларны төзи алмый. Мисал өчен Зур адрон коллайдеры 27 км озынлыгындагы боҗра булып тора.

Коргылы кисәкчекләр электрик һәм магнит кырлары белән тәэсир итешү тизләткеч эше нигезендә ята.

Электр кыры турыдан-туры кисәкчекне тизләтә һәм энергиясен арттыра. Магнит кыры Лоренц көчен булдырып, кисәкчекне бер якка авыштыра, орбитасын билгели, ләкин энергиясен үзгәртми.

Тизләткечләр ике төргә бүленә:

  • сызыкча тизләткечләр - кисәкчекләр бәйләме бер тапкыр тизләтә торган аралыкны уза
  • циклик тизләткечләр - кисәкчекләр бәйләме йомык кәкре сызыклар (мәсәлән боҗра) буйлап күп тапкыр тизләтә торган аралыкны уза.

Шулай ук тизләткечләр түбәндәге төрләр булалар:

Әдәбият үзгәртү

  • Ананьев Л. М., Воробьёв А. А., Горбунов В. И. Индукционный ускоритель электронов — бетатрон. Госатомиздат, 1961.
  • Коломенский Д. Д., Лебедев А. Н. Теория циклических ускорителей. М.: Физматгиз, 1962.
  • A.Chao, M.Tigner, Handbook of Accelerator Physics and Engineering, 1999.
  • Бабат Г. И. Ускорители. — [М.]: Мол. гвардия, 1957. — 80 с. — 50 000 экз.
  • Ратнер, Б. С. Ускорители заряженных частиц. — М.: Наука, 1966. — 151 с.
  • Комар, Е. Г. Ускорители заряженных частиц. — М.: Атомиздат, 1964. — 388 с.
  • Ливингстон, М.Стенли. Ускорители. Установки для получения заряженных частиц больших энергий. — М.: Изд-во иностр. лит., 1956. — 148